Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә яраланган Дамир Галиуллинның тәнендә 36 ярчык бар

Дамир өч операция кичерә. Сигез ай госпитальдә була.

Дамир моңа кадәр дә дары исенең нинди икәнен бик яхшы белгән инде. Чөнки армия хезмәтенең ел ярым өлеше аның Чечняда үткән. 18 яше тулуга, Янил училищесын тәмамлауга ук аны эчке эшләр гаскәрләренә хезмәт итәргә алалар.

— Чечнядан улымның хатлары ярты елга бер килә иде, — ди биш бала әнисе Мәгәфирә апа. — Исәнме-юкмы икәнен дә белмәдек. Шөкер, аннан исән-сау кайтып, гаилә корды. Бер кыз һәм уллары бар. Төнге сәгать икедә кайтып керде ул армиядән. Нократ Аланыннан Кукмарага кадәр җәяү атлагач, мәрхәмәтле таксист очрап, аны өйгә кадәр китереп куя. Кая ул вакытта, 2004 елда, кесә телефоннары да юк иде бит әле. Инде элеккегеләре онытылып кына барганда, бер ел элек үзен махсус хәрби операциягә чакырдылар. 

Вахит авылында туып-үскән Дамир Галиуллин — аз сүзле, тыйнак кеше. Үзе бер дә сөйләшергә яратмаса да, күз карашындагы моңсулык 39 яшьлек ир-атның күпне күреп, күпне кичергәне турында сөйли. 

Күрше егете Раниф Тимергалиев белән узган елның 21 сентябрендә Вахиттән бергә чыгып китә алар. Хәрбиләр өчен вакытлыча җыелу пункты — "Казан

Экспо«да бер айга якын әзерлек үткәннән соң, янә бергә илне якларга һәм сакларга кузгалалар. Дамирны коры җир гаскәрләренә билгеләсәләр, беренче көннәреннән үк бүгенгәчә Раниф танкист буларак хәрби операциядә катнаша. 

— Дамир ул вакытта Вахитов исемендәге хуҗалыкта мегафермада эшли иде. Аның китәсен белгәч, күңелдә нинди хисләр уйнакланганын үзебезнекен үзебез генә беләбез, — ди тормыш иптәше Татьяна. — Баруга 11 көн хәбәре килмәде. Исән кайтыр, дигән өмет белән яшәдек. Гел Аллаһы Тәгаләдән нинди хәлдә дә кайтсын, балалар әтисез калмасын дип теләдем. 

«Мин дә көне-төне дога укыдым. Ана йөрәге түзәме соң!» — дип, килененең сүзен дәвам итә Мәгәфирә апа. 

— Әйе, якыннарымның догалары исән калырга ярдәм иткәндер миңа, — ди Дамир. — Сватово юнәлешендәге тимер юлны сакладык. Хәрби операциягә алынганга ике ай булгач яраландым. Постны тапшырып, төштән соң блиндажга кайтып, чәй эчәргә әзерләнеп кенә йөри идек. Тып-тыныч вакыт иде.

Ун метр ераклыкта снаряд шартлады. Мин шунда ук аңымны югалтканмын. Хәтерләп тә бетермим. Машинага салып, хәрби госпитальгә алып киткәннәр. Анда мине Янил авылы егете, ул чакта госпитальдә эшләүче Артур Баляев кабул итте. Ул нәрсәләрдер сорады да әле, анык кына хәтерләмим. Табиб күп кан югалткансың, диде. 

«Ярый иптәшләре әйбәт булган, алар тыныч урынга алып чыкканнар», — ди Мәгәфирә апа.

— Юк, әни. Анда беребезне дә калдырмыйлар инде. Миңа ярдәм күрсәткәндә дә атышларның туктабрак торган чагына туры килгәннәр. Димәк, гомерем бетмәгән булган. Күкрәк кесәмдә хәрби билетым белән телефон гына исән калган. Киемнәрем теткәләнгән, киярлек түгел иде. 

Дамирның яралануы турында өйдәгеләренә иптәше хәбәр итә. «Ят номер булса да, сөенә-сөенә алдым, Дамир шалтырата дип уйладым, — ди Татьяна.

— Чит кеше икәнен белүгә, шунда ук Дамир нишләде, дидем. „Борчылмагыз, исән-сау, үз җае белән шалтыратыр“, — дисә дә, ул көнне үземне кая куярга белмәдем, эшем эш булмады. Әнигә дә әйтмәдем. Абзарга чыктым да еладым, чыктым да еладым. Икенче көнне үзе шалтыратып яралануын әйтте». 

Дамир өч операция кичерә. Сигез ай госпитальдә була. Иң элек Белгород шәһәрендә, аннан соң Мурманскида дәвалана. Бүгенге көндә тәнендә, биленең аскы өлешендә 36 ярчык бар. Күренеп торган 4 ярчыкны күптән түгел генә Казанда алганнар. 

— Аякка баса алырмынмы икән дип курыккан идем. Чөнки операциядән соң уянгач, аякларым селкенмәде, — ди Дамир. — Башта инвалид коляскасында йөрттеләр, аннан соң таякка таяндым. Аякка әкрен-әкрен баса башладым. Ярчыклар сиздерәләр. Әле бик салкын булмаса да, урамга чыгуга аяклар туңа башлый. 500 метр ераклыктагы мәчеткә дә җәяү барып булмый, аякларның тотанагы юк әле, хәлләре бетә. Чечняда да булганлыктан, мин үземнең кая барасымны, ниләр күрәсемне сиземләдем, азрак күзаллый идем инде. Иң мөһиме: исән-сау кайтырга язсын, дигән өмет белән киттем.

Дамир Галиуллинның Янил мәктәбендә белем алучы балаларына укучылар: «Сезнең әтиегез — Герой!» — дип әйтәләр икән. Әйе, бүгенге заман герое ул Дамир. Сабыр, тыйнак, илебезне яклаган һәм саклаган чын солдат ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев