Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбызны соңгы юлга озаттылар

Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.

Украинада барган махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык. Бүген Кукмара егете, рядовой Нәҗипов Илнур Салават улын соңгы юлга озаттылар. Илнурга 2 декабрьдә 34 яшь тулган булган. Аның ике улы ятим калды.


Район Мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, “Кукмара якташлыгы” җирле Казан иҗтимагый оешмасы рәисе, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.
«Илебезгә килгән авыр кайгы-хәсрәт, кызганыч, районны да читләп узмады. Илнур Салават улының әнисе, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак», - диде Сергей Димитриев.


Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Илнур мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге һөнәри училищеда белем алган. Килешү нигезендә хезмәт итәргә ул быелның 29 мартында киткән булган.


Нәҗипов Илнур Салават улы Кукмара зиратындагы Дан аллеясендә җирләнде.
«Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

1

9

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk