Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Кукмара районы егете Алексей Айдак иптәшләрен үлемнән алып калган
Кызганыч, октябрь аенда 38 яшьлек баһадир ир-егет махсус хәрби операция зонасында мәңгелеккә күзләрен йома. Иптәшләренең сөйләве буенча, хәрби бурыч үтәгән вакытта ул бер дустын этеп җибәрә, икенчесенең өстенә капланып ятып, аларны ядрә кыйпылчыгы тиюдән, үлемнән коткарып кала.
«Әби, мин кайтканчы тор, мине көт, яме...»
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашыбыз телефоннан шалтыраткан саен әбисенә шулай дип әйтә торган була.
Алексей үзенең бертуган абыйсы Сергей белән Кызыл Октябрь авылында гомер итүче Салиха әбисе янында үсә.
«Кызым Римма, Чувашия ягына кияүгә чыгып, шунда матур гына яши, ике ул үстерә иде. 1995 елда иптәше вафат булгач, чит-ят җирләрдә балаларын кочаклап берьялгызы калды. Уйлаштык та, газиз кызымны һәм оныкларымны үземнең янга — Кызыл Октябрьгә алып кайттым. Ул чагында Алексейга — 12, ә Сергейга 14 яшь иде. Балаларны Поч. Кучук мәктәбенә укырга бирдек, ике елдан әниләре Пычак авылы кешесе белән тормыш корып, шунда тора башлады. Уртак балалары туды. Бүгенге көндә Әсән-Елгада яшиләр. Бу ике малай исә минем белән булды, әниләре янына да барып йөрделәр. Унберенче сыйныфтан соң Сергей, әтисе ягыннан әбисе бик чакыргач, элек торган җирләренә китте, өйләнде, ә менә Алексей авылны яратты, мине ташламады», — ди Салиха апа.
Әбисе яраткан оныгын хөрмәтләп армия сафларына озата, сагынып көтеп ала. Алексей күбрәк төзелеш өлкәсендә эшли. Мобилизацияләү башланган вакытта Арчадагы оешмаларның берсендә хезмәт куя торган була.
«Бер дә вакытны буш уздырмады. Ишегалды, капка төпләре, бакчаларны гел тәртипләп тотты. Кулына нинди эш коралы алса да, шуннан "ут"лар уйната иде. Кешегә авыр сүз әйтеп рәнҗетмәде, ярдәм сораган берәүнең дә гозерен кире какмады. Хәрби комиссариаттан чакыру алгач та, бер карусыз 26 сентябрьдә иптәшләре белән юлга кузгалды. Аралар ерак булуга карамастан, көнаралаш хәлне белергә телефоннан шалтыратты балакаем. "Минем бар да әйбәт. Әби, мин кайтканчы тор, көт, яме", — дип, кат-кат әйтүләре бүгенгедәй колак төбендә чыңлый. Мин исән дә бит, ул гына юк шул. Зарланганын мәктәп елларында да, үсеп буй җиткәч тә бөтенләй белмим. Озын буйлы, бик чибәр егет, чын хәрби иде ул. Җәй көне ялга кайткач, биш көн буе үзеннән дә биегрәк итеп окоп казыганын, шунда йоклау өчен урыннар әзерләгәнен, ашарга пешергәннәрен сөйләп утырды. Әнисе белән энекәше, кирәк-яракларны салып, посылкаларны да гел җибәреп тордылар», — ди әбисе.
Кызганыч, октябрь аенда 38 яшьлек баһадир ир-егет махсус хәрби операция зонасында мәңгелеккә күзләрен йома. Иптәшләренең сөйләве буенча, хәрби бурыч үтәгән вакытта ул бер дустын этеп җибәрә, икенчесенең өстенә капланып ятып, аларны ядрә кыйпылчыгы тиюдән, үлемнән коткарып кала. Әлеге коточкыч хәбәрне моннан берничә ел элек олы улын (Сергей салкын тидереп вафат була, — авт.) озаткан әни кеше — Римма апага көч-хәл белән җиткерәләр.
«Газиз баласының үлемен шулхәтле авыр кичерде әнисе, табутның баш өлешендә калдырылган кечкенә пыяла тәрәзәдән карый-карый үкседе. Әмма язмыш сынауларын узмыйча гүргә кереп булмый шул. Авылдагы өйдә оныгымны бер төн кундырдык. Алексейның: „Әби, минем белән берәр хәл килеп чыкса, кайтмасам, авыл зиратына җирләгез“, — дигән сүзе бар иде. Әманәтен үтәдек бичаракаемның. Ашлары да үзе үскән, яшәгән йортта узды», — ди Салиха апа.
Ике айга якын вакыт узса да, әбисе оныгының мәңгелек йортка күчүенә бүген дә ышанып бетми. Каядыр эшкә киткәндер дә, ишектән елмаеп кайтып керер төсле тоела аңа.
«Шулкадәр сагынам, юксынам үзен. Ичмасам төшкә дә керми бит. Бераз юаныр идем. Никтер, өйләнәм дип, бер тапкыр сүз катмады. Төскә-биткә чибәр, тырыш та иде, югыйсә. Бәлки гомере кыска буласын күңеле сизгәндер, кем белә...», — ди ул күз яшьләре аша.
Салиха апа Галимуллина — ике ул, өч кыз әнисе. Аның үзен дә бала хәсрәте читләп узмый: Илнар исемле улы армиядән кайтыр алдыннан вафат була. Калган балалары Казанда, Әсән-Елга, Татар Толлысы авылларында яши. Оныгын югалту кайгысы аеруча какшата аны. Шуның өчен дә ул-кызлары әниләрен ялгыз калдырмаска тырыша.
Алексей Айдак һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
Фидания Мөлекова:
Алексей бик гади, кешелекле, тырыш егет, чын мәгънәсендә, әби малае булды. Урамда күрсә, әллә кайдан ук сәлам бирә, русча эндәшсәң дә, синең белән матур итеп татар телендә сөйләшә иде. Аның сугышып, әшәкеләнеп, тәртип бозып йөргәнен хәтерләмим. Кулыннан эш килә, башкарган хезмәте үзенә ошаганчы тырыша иде. Безнең хуҗалыктагы ул ясаган чеби оясы бүген дә өр-яңа кебек, ялт итеп тора. Чиста, пөхтә булуы әбисенең лапасындагы тип-тигез итеп әрдәнәләп өйгән утыннардан да күренә. Бик юксынабыз үзен. Урыны оҗмахта булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев