Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айнур Измайлов истәлегенә Кукмараның 3нче урта мәктәбендә музей почмагы булдырылды

Музей почмагында аның шәхси әйберләре: киемнәре, орден-медальләре, спорт ярышларында катнашып алган Кубоклары һәм грамоталары урын алган.

«Тормыш Аллаһ кулында, Аллаһның әмере белән киләбез, аның әмере белән китәбез», — дисәләр дә, көтмәгәндә генә газиз балаңны югалтудан да ачы хәсрәт юк икән. Берәүнең дә мәңгелеккә килмәгәнен, иртәме-соңмы якыннарыбызны югалту ачысын татырга туры киләчәген күзалласак та, яшь кенә егетләрнең вакытсыз китүләре йөрәкне тырный. Кадерле улыбыз, гвардия лейтенанты Айнур Измайлов та Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булды. Аңа нибары 24 яшь иде. 

Вафатына бер ел вакыт үтсә дә, үлеменә күңелебез һаман ышанмый... Үзе исән чагында да улыбызның дуслары, танышлары гаять күп иде. Аны барысы да үз иттеләр, яраттылар. Үлеме белән бик күпләр килешмәде, хәзер дә ул барыбыз өчен исәндер шикелле...

Улыбыз Кукмараның 3нче урта мәктәбендә укыды. Аны онытмыйлар, узган ел мәктәптә Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада Айнурыбызны искә алдылар һәм 8 сыйныф укучылары җитәкчеләре белән берлектә каберенә чәчәкләр куйдылар. 1 сентябрьдә Айнурның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, истәлек тактасы урнаштыруга багышланган тантаналы митинг оештырылды. Бу эш ир-егетләрнең илебез иминлеген саклап калу өчен барысын да эшләүләрен, үзләрен ил тынычлыгы бәрабәренә кайтмый калуларын укучылар белергә, алар үрнәгендә үсеп килүче буын тәрбия алырга тиеш, дигән максатны күз алдында тотып башкарылды. Мәктәп директоры Диләрә Ганиева инициативасы белән халык үз герое итеп таныган Айнур истәлегенә тарих кабинетында музей почмагы да булдырылды. Барлык укытучылар коллективы, укучылар, улыбызның батырлыгын тагын бер тапкыр искә алу уңаеннан, музей почмагын официаль ачуга безнең гаиләне дә чакырды. 

Мәктәп ишегеннән керүгә барлык кешене фото аша нурлы елмаюы белән Айнурыбыз сәламли. Музей почмагында аның шәхси әйберләре: киемнәре, орден-медальләре, спорт ярышларында катнашып алган Кубоклары һәм грамоталары урын алган. Дөньядан вакытсыз киткән улыбыз укытучылар, укучылар хәтереннән җуелмас, аның батырлыгы тарих булып язылыр. Монда куелган һәр әйбер бик күп нәрсә турында сөйли.

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айнур Измайлов истәлегенә Кукмараның 3нче урта мәктәбендә музей почмагы булдырылды

Аның истәлеген хөрмәт итүчеләр саны күп, чөнки хәтер кичәсенең икенче өлеше халык белән шыгрым тулы актлар залында узды. Кызыл тасма киселгәннән соң, барыбыз да залга җыелдык. Әлеге чарада бөтен мәктәп коллективының бик күп көч куюы әллә каян күренеп тора. 

Чараны директор Диләрә Ганиева ачып җибәрде: «Айнурны күреп белмәсәм дә, ул минем күңелемә якын. Илебез тынычлыгы хакына батырлык кылуы әйтеп бетергесез. Мәктәбебездә аның шикелле кыю йөрәкле егетләрнең белем алуы горурлык булса да, аларның безне иртә ташлап китүләре белән йөрәк килешми. Айнурның кылган батырлыгын онытмыйча, музей почмагын киләчәктә тагын да тулыландырып, укучыларга аның турында һәрчак искәртеп торырбыз», — диде ул. 

Сәхнәгә чыгып, үзләренең уй-фикерләрен җиткергән район хәрби комиссары Альберт Гомәровның; олы улыбыз, майор, батальон командиры Ленар Измайловның; район ветераннарының иҗтимагый оешмасы «Сугышчан кардәшлек» вәкиленең сөйләгәннәрен бөтен зал тын алмыйча тыңлады.

Музей экспонатлары белән якыннан таныштырган, аны барлауга зур өлеш керткән тарих укытучысы Марина Баллеева, Айнурның сыйныф җитәкчесе булган, бүгенге көндә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләүче Ләйсән Ганиева, улыбызны белгән һәр кеше аның тарафына бары тик җылы сүзләрен җиткерде. 

Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә киләчәк буынга, чын мәгънәсендә, әхлак тәрбиясе бирүдә батырларга багышланган музей һәм хәтер почмаклары эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Кичәдә яңгыраган үтемле сүзләр, мәгънәле җырлар, шигырьләр — барысы да улыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде...

Айнур истәлегенә районның «Барс Арена», «Зилант», «Ялкын» спорт сарайларында ярышлар үткәрелеп килә. 

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айнур Измайлов истәлегенә Кукмараның 3нче урта мәктәбендә музей почмагы булдырылды

Улыбыз кечкенәдән үк спортны үз итте. Хәрби училищеда укыган елларында Казан шәһәренең «Кадар» спорт сараенда профессиональ рәвештә самбо белән шөгыльләнде. Анда да аның истәлегенә даими ярышлар үткәрелеп тора. Әлеге чаралар дәвамлы булыр, дигән өметтә калабыз.

Күптән түгел улым Ленар һәм энем Илдар Айнур хезмәт иткән җирдә булып кайтты. Алар сөйләве буенча, Улан-Удэ шәһәрендә урнашкан хезмәт частенда махсус хәрби операциядә һәлак булган солдат, офицерлар истәлегенә хәтер почмагы булдырылган.

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: авыр чагыбызда бик күпләрнең күңел җылысын тойдык. Янәшебездә олы кайгыбызны үзләренеке итеп тойган, җылы сүзләре белән юаткан, матди һәм рухи ярдәм иткән һәр кешегә чиксез ихтирамыбызны белдерәсебез килә. Без кичергән ачы хәсрәт һәркайсын читләтеп үтсен иде. Илебез имин булып, барчабызга исән-сау яшәргә язсын.

Раушания ИЗМАЙЛОВА, Кукмара

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар