Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Илдар Шәфигуллин истәлегенә Кукмара 3нче урта мәктәбендә мемориаль такта куелды

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район җитәкчеләре, хәрбинең әнисе, гаиләсе, якыннары, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, хезмәттәшләре һәм башкалар катнашты.

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Илдар Шәфигуллин истәлегенә бүген Кукмара 3нче урта мәктәбендә мемориаль такта ачылды.

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Илдар Шәфигуллин истәлегенә Кукмара 3нче урта мәктәбендә мемориаль такта куелды

Тантаналы чарага район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрбинең әнисе, гаиләсе, якыннары, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, хезмәттәшләре һәм башкалар килгән иде. Кунаклар геройның якыннарына сабырлык, ә укучыларга якташлары үрнәгендә илнең патриотлары булып үсүләрен теләде.

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Илдар Шәфигуллин истәлегенә Кукмара 3нче урта мәктәбендә мемориаль такта куелды

«Кызганычка каршы, сугыш, хәрби хәрәкәтләр югалтуларсыз гына булмый. Без бүген мәктәптә өченче мемориаль тактаны ачабыз», — дип билгеләп үтте 3нче урта мәктәп директоры Диләрә Ганиева.

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Илдар Шәфигуллин истәлегенә Кукмара 3нче урта мәктәбендә мемориаль такта куелды

Илдар Шәфигуллин 1979-1989 елларда әлеге мәктәптә белем алган. Соңгы елларны металл савыт-сабалар заводында буяучы булып хезмәт куйган. 2023 елның ноябрь аенда ул, контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Ә 14 декабрьдә геройларча һәлак була һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

«Ирем белән 32 ел гомер иттек, өч бала үстердек. Олы кызыбыз Чулпан Киров өлкәсендә полициядә эшли, уртанчы улыбыз Илсаф металл савыт-сабалар заводында хезмәт куя, ә кечкенә улыбыз Искәндәргә 11 генә яшь, әлеге мәктәптә бишенче сыйныфта белем ала. Илдар, махсус хәрби операция башлангач: „Без шунда, иптәшләр янында булырга, илне сакларга тиеш“, — дигән фикергә килде. Бәлки бармассың дип, калырга да үгетләп карадык. Әмма ул: „Без җиңеп кайтырга тиеш“, — диде. Илдар һәрвакыт ярдәмчел, ачык күңелле булды, һәрвакыт авызы ерык, беркайчан да төшенкелеккә бирелми иде. Якын кешебезне зурлап искә алганнары, хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт», — дип сөйләде геройның тормыш иптәше Айсылу Шәфигуллина.

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Илдар Шәфигуллин истәлегенә Кукмара 3нче урта мәктәбендә мемориаль такта куелды

Якташыбызның батырлыгы һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Мәктәптә белем алучы яшь буын, бу мемориаль такталарга карап, геройларын гел истә тотар дип ышанабыз.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев