Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Марат Әхмәтов: Тел яшәсә – милләт бетмәс

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Арчада зур киңәшмә уздырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Арчада зур киңәшмә уздырды. Анда республиканың унбер район башлыгы, район Башкарма комитеты җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният идарәсе җитәкчеләре катнашты.  

Билгеле булганча, июль аенда Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның «Ватаным Татарстан» газетасында “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мөрәҗәгате басылып чыкты. Марат Әхмәтов та үзенең чыгышын татар халкының үсешенә, телне саклауга, милләтнең киләчәгенә багышланган әлеге язма белән башлап җибәрде, анда күтәрелгән проблемаларның, идеяләрнең халык арасында киң яклау табылуына тукталды. 

«Без бүген нәтиҗәсен үлчәүгә салып булмый торган рухи кыйммәтләр турында сөйләшербез. Тел проблемасы соңгы елларда аеруча катлаулы төс алды. Респуб-ликада яшәүче татарларның яртысыннан артыгы диярлек үз туган телендә аралашмый. Әмма шуны онытмыйк: тел бетсә, милләт юкка чыгып, гап-гади бер халык булып калачак. Без моңа юл куярга тиеш түгел. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча төзелгән 30 кешелек комиссия генә милли мәгариф, мәдәният, тәрбия, халык традицияләрен кире кайтара, аны торгыза алмый. Безгә бергәләп максатчан эш алып барырга, телне өйрәтүнең үтемле, зәвыклы булуына омтылырга кирәк», - диде ул. 

Марат Әхмәтов, залда урын алган район башлыкларына мөрәҗәгать итеп: «Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар җанлы җитәкчеләр эшлиме? Вазыйфага билгеләгәндә аларның милли мәсьәләләргә карашларын да игътибарга алсагыз идее. Чөнки җитәкченең теләге бар икән, ул телне саклауга зур йогынты ясый алачак. Шулай ук татар теле белән беррәттән, рус телен камил үзләштерүнең, балалар бакчаларында, рус мәктәпләрендә дәресләрдән соң милли рухлы чаралар оештыруның мөһимлеген дә онытмаска кирәк», - диде.

«Шәхси үрнәк – мөһим факторларның берсе. Халык белән аралашканда, киңәшмәләрдә, очрашуларда туган телгә ешрак игътибар итү, социаль челтәрләрдә татар телендә актив эш алып бару зарур. Аллаһ йортлары – дини тәрбия бирү һәм телне саклау буенча зур эш башкаручыларның берсе. Шуның өчен мәчетләрнең эшчәнлегенә игътибарны арттырсагыз иде. Рухи кыйммәтләр алардан чыгарга, сөйләнгән вәгазьләр үтемле итеп җиткерелергә тиеш», - дип тә өстәде Марат Әхмәтов.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе һәр районның телне үстерү эшенә дә аерым-аерым тукталып, анализ ясады. 

«Кукмара – халкы бик тыгыз яши торган, кәсепле һәм һөнәрле районнарның берсе. Районда яшәүче 52 мең халыкның 79 проценты – татарлар. 124 торак авыл пункты бар. Аларда 16262 хуҗалык исәпләнә. Районда 54 балалар бакчасына 2663 бала йөри. Татар балаларын ана телендә тәрбияләү 40 бакчада оештырылган. 57 мәгариф оешмасында 5842 укучы белем һәм тәрбия ала. Аларның 4501е – татар милләтеннән. Милли белем бирүче 17 мәктәптә 2255 бала укый», - диде ул.

Киңәшмәдә мәдәният йортлары, китапханә-музейлар эшчәнлеге, милли матбугат белән тәэмин ителеш турында да сүз булды. 

«Саннарга килсәк, район халкына татар телендә нәшер ителүче 5226 данә газета-журнал таратыла. Бу – якынча өч хуҗалыкка бер вакытлы матбугат чарасы туры килә дигән сүз. Район тормышын яктыртучы татар телле “Хезмәт даны” газетасына 3875 кеше язылган. Мәдәният учаклары, мәгариф оешмалары иҗади яктан активрак булсыннар иде. Милли матбугатның тиражын үстерүгә җитәкчеләрнең дә өлеше керергә тиеш», диде Марат Әхмәтов.

фото: gossov.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев