Манзарас урта мәктәбендә азык-төлек блогы, спорт залы яңартыла, түбә алыштырыла
Мәктәптә республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла.
Манзарас урта мәктәбенең азык-төлек блогында республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Шулай ук белем йортының түбәсе алыштырылачак, спорт залына да косметик ремонт ясала.
Мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтова сүзләренә караганда, белем йорты үз ишекләрен 2007 елда ачкан.
«Мәктәпне яхшы хәлдә саклап тотабыз. 2019 елда белем йорты базасында „Үсеш ноктасы“ мәгариф үзәге ачылып, информатика, технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм Ватанны саклау кабинетлары, шахмат зоналарында ремонт ясалды, барлык тиешле җиһазлар кайтарылды. Шулай ук узган ел энергосыйныфның да тәрәзәләре яңартылды. Быел исә зур күләмле төзекләндерүне кабул итеп алдык: районыбызның төзелеш оешмасы хезмәткәрләре уку елы ахырында азык-төлек блогын ремонтлау эшләренә кереште. Капиталь ремонт проекты документларыннан күренгәнчә, биредә төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаячак: идән, түшәм, электр чыбыклары, су һәм канализация системалары тулысынча алыштырыла. Егетләрнең бер тик торганын күргәнем юк, төгәл, сыйфатлы, пөхтә итеп эшлиләр», — ди җитәкче.
Демонтаж, ягъни диварлардагы, идәннәрдәге плитәләрне җимерү, иске линолеумнарны җыеп алу, шулай ук инженерлык челтәре эшләре төгәлләнгән инде, агач рамлы тәрәзәләр дә яңа, заманчага алыштырылган. Хәзерге вакытта төзүчеләр эчке бизәкләү эшләрен башкара.
«Төзелеш өлкәсендә 30 ел эшлим, ә менә бу оешмага урнашуыма исә ике ел узды. Өч дистә ел вакыт эчендә кул шулкадәр шомарды ки, нәрсәгә генә алынсам да башкарып чыга алам. Су, җылылык системалары, электр эшләре, плитә ябыштыру, дисеңме — кирәк вакытта беркайчан кешегә ялынган юк. Манзарас мәктәбендә эш фронты шактый. Хәзерге вакытта диварларны гипсокартон белән тышлыйбыз», — ди Кукмарадан Ринат Хисамов.
Альбина Миннемулла кызы ремонт вакытында туклану залы, пешекчеләрнең төп эш урыны да үзенең «икенче яшьлеге»н кичерәчәк дип билгеләп үтте.
«Кайнар цех, табак-савытлар юу, беренчел, икенчел эшкәртү, яшелчә, ит һәм балык продуктлары һәм башка цехлар да тиешле санитар таләпләргә туры китереләчәк. Республика программасы буенча яңартылучы азык-төлек блогына заманча җиһазлар да кайту планлаштырыла. Боларның һәммәсе дә пешекчеләрнең хезмәтен бераз җиңеләйтеп, эшнең сыйфатын тагын да күтәрәчәк. Узган уку елын барлыгы 526 укучы тәмамлады. Шулай ук әле безнең белем йорты белән бер түбә астында урнашкан бакчада мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәргә йөрүче 44 сабыебыз да бар. Ашханәдә көн дәвамында балалар туклана. Төзелеш оешмасы хезмәткәрләре үзвакытында эшне төгәлләр, һәм яңа уку елында укучыларны яңартылган ашханәдә кабул итәрбез дип ышанам», — ди мәктәп директоры.
Түбә алыштыру да — төзелеш өлкәсендә иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Явым-төшемнәр югында өлгерсәң яхшы да бит, әмма гел без дигәнчә генә бармый шул...
«Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, проблемаларга тарымас өчен, төзүчеләр һава торышы шартларын исәпкә алып, бу эшне өлешләп башкара. Шушы арада яңгырлар явып торгач, хезмәткәрләр мәктәпнең түбәсеннән спорт залына күчте. Чөнки анда да косметик ремонт ясала, залның түшәм һәм диварлары, киенү-чишенү бүлмәләре яңартыла. Диварлардагы барлык иске буяулар кырып чистартылды, коридорлардагы линолеумнар җыеп алынды. Егетләр хәзерге вакытта штукатурлау, стеналарның яргаланган урыннарын тигезләү белән мәшгуль. Анысы төгәлләнгәч, буяу эшенә керешәчәкләр. Ә инде көннәр яхшырып киткәч, бинаның калган өлешләрендәге түбә яңартылачак», — ди Альбина Мөхәммәтова.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев