Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ләйсән Фазлыева: Эшемне бик яратып башкарам, көн саен сөенеп балалар янына киләм

Әлеге һөнәрнең никадәр изге, авыр һәм мактаулы булуына еллар узган саен ныграк төшенәсең, ди Манзарас мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Фазлыева. Үзенең яраткан хезмәте, укучылары хакында бар күңелен биреп, рәхәтләнеп сөйләде ул.

 

-Укытучы һөнәренә тартылуым мәктәпнең 7-8 сыйныфларында укыганда башланды. “Киләчәктә мин балалар укытачакмын”, - дип әйтүем бүгенгедәй хәтердә. Мөгаен, Ходайның “Амин” дигән вакытына туры килгәндер, хыялым мине 9нчы сыйныфтан соң Арча педагогия көллиятенә алып килде, - дип елмая Ләйсән. – Төпле белем биргән, авырлыклар, проблемалар алдында сыгылып төшмәскә, балалар белән аралашырга өйрәткән, укытучы хезмәтенең серләренә төшендергән остазларыма бик рәхмәтлемен. Аларның акыллы киңәшләре алга таба югары уку йортында белем алганда да кирәк булды. Хәзер дә бик еш искә төшерәм үзләрен. 

Хезмәт юлын шәһәрнең “Каенкай” балалар бакчасында башлаган укытучының эш стажы инде ике дистә елга якын. Манзарас мәктәбендә мөгаллимлек итүенә дә быел 12 ел тулган. 

- Балалар бакчасыннан мәктәп системасына кереп китү җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Беренче айларда хәтта иртәнге сәгать алтыларда ук сыйныф бүлмәсенә килә һәм, парта артында утыручы укучыларны күзаллап, дәрес биреп карый идем. Ярты елдан сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр. Унынчылар, буй җиткән егет-кызлар белән эшләү, аларның тормышы, кызыксынулары белән яшәү мәктәп мохитенә тагын да ныграк якынайтты. Аннары коллектив та һәрчак дус, бердәм булды. Әкренләп әлеге өлкәгә баш-аягым белән кереп “чумдым”. Әмма бер дә үкенмим. Эшемне бик яратып башкарам, көн саен сөенеп балалар янына киләм, үзгә бер рәхәтлек алып өемә кайтам, - ди ул. 

Ләйсән Фазлыева - ике Грант иясе. Беренчесен ул 2012 елда Татарстан хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы буенча ота һәм Бөекбританиянең Кембридж шәһәрендә стажерлык уза. Әңгәмәдәшем белән шул хакта да искә төшердек. 

-Без анда бер ай дәвамында инглиз теле курсларына йөрдек, бары тик шул телдә генә аралаштык. Соңыннан дөньяның теләсә кайсы уку йортында инглиз теле укытырга хокук бирүче Халыкара имтихан тапшырдык. Шимбә һәм якшәмбедә Бөекбританиянең башкаласы Лондонга барып, тарихи-мәдәни һәйкәләр белән танышу да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды, - ди Ләйсән. – Әлеге сәфәрдән кайткач, дәресләрне алып бару шулкадәр рәхәт булды ки, моны әйтеп бетерү мөмкин түгел. Фото, видеоязмалар карау ул - бер, ә инде укучыларга: “Әйе, мин, чыннан да, анда булдым, әлеге корылманы күрдем”, - дип үзең күргәннәрне сөйләү - бөтенләй икенче. Вакыт узган саен белем һәм күнекмәләр саега, шуның өчен укытучы кеше һәрчак үз өстендә эшләргә, төрле курслар узарга, семинарларда катнашырга тиеш. Бер урында гына таптанып фәнгә кызыксыну уятып булмый. 

Укытучы икенче Грантын узган уку елында ала. Бәйге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучыларның һөнәри үсешенә грантлар ярдәмендә булышлык итү өчен оештырыла. Ләйсән “Укытучы – остаз” номинациясендә җиңү яулый һәм акчалата бүләкләүгә ия була. Аның яшь укытучылар белән эшләүгә юнәлдерелгән проекты иң яхшыларның берсе дип таныла. 
-Әлеге җиңүләр артында, әлбәттә, зур хезмәт ята. Грантка дәгъва кылу өчен документлар тапшырганда соңгы өч елда укучыларның инглиз теле олипиадасында призер булулары шарт иде. Шулай ук һөнәри бәйгеләрдә дә катнашу сорала. Проектлар әзерләп, аларны яклау да - төп бурычларның берсе. Грантлар алуда директорыбыз Мөхәммәтова Альбина Миннемулла кызы җитәкчелегендәге мәктәп администрациясенең өлеше зур булды. Хезмәттәшләремә рәхмәтем чиксез, - ди укытучы. – Укучылар белән эшләү шулкадәр рәхәт, дәресләр саны атнага нибары өч кенә булу гына – иң зур проблема. Талантлы балаларның белемнәрен тагын да арттыру, ике көн дәвамында баручы Бердәм Дәүләт имтиханына әзерләнү өчен күп очракта иртәнге якта һәм дәресләрдән соң да шөгыльләнергә туры килә. Шунысы сөенечле: тырышлыгыбыз юкка түгел. БДИны уңышлы тапшырган бер укучым бүгенге көндә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында, ә инде имтиханда 98 балл туплаган икенче укучым КФУның лингвистика факультетында белем алалар. 
Телләр белгән – илләр гизгән, дип юкка гына әйтмиләр. Өеңнән чыгып китүгә, чит телнең мөһимлеген аңлыйсың. Әмма аны белмисең икән, терсәк якын булса да, тешләп булмый...

- Бер акыл иясе: “7 яшьтән соң чит телне өйрәнү 50не узгач өйләнү белән бер”, - дигән. Шуның өчен мин балаларның бакчага йөргәндә үк инглиз телен өйрәнүенә ике куллап риза. Өлкәннәргә дә тел белү комачау итми. Һәркем, үзенең туган теленнән тыш, өстәмә чит тел өйрәнсен иде. Мин бу турыда укучыларыма да аңлатам. Әлбәттә, аны үзләштерү җиңел түгел. Әмма тырышсаң – була, - ди Ләйсән.
Ләйсән мактау һәм олы хөрмәткә лаек укытучы гына түгел, пар канатына - яраткан хатын, ике улына газиз әни дә. Көн дәвамында мәктәп тормышы белән кайнап, гаиләсенә вакыты каламы икән аның?

-Хезмәтемне яратсам да, гаиләм минем өчен һәрчак беренче урында булды, - ди ул. - Мин бит әле мәктәптә генә түгел, “Йолдызлык” бакчасында да укытам. Вакытны дөрес бүлсәң, һәрнәрсәгә өлгерергә була. Мин өйгә эш алмаска, барысын да төгәлләп кайтырга тырышам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk