Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас авылында сарай янган

Ут бүген кич белән чыкты.

Кукмара районының Манзарас авылында сарай янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте хәбәр итә.

11 апрель көнне 18.10 сәгатьтә 117нче янгын-коткару частеның элемтә пунктына Глонасс-112 системасы буенча Манзарас авылының Яшьләр урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәч, 120 квадрат метр мәйданда сарай януын ачыклый, шулай ук утның күрше корылмаларга һәм торак йортларга таралу куркынычы да була.

Янгын нәтиҗәсендә сарайның 120 квадрат метр мәйданы кара күмергә әверелә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Ут таралуга юл куелмый. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны», янгын-коткару часте​​​​​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев