Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәшир урта мәктәбендә ремонт эшләре бара

Шулай ук Тәмәй һәм Мәмәшир авыллары арасында Мәскәү якларыннан инвестор 1200 баш терлеккә исәпләнгән яңа комплекс төзи башлаган.

Мәмәширдә үткән хисап җыелышы турында сөйли башлаганчы, иң элек интернет челтәренә кереп, әлеге авылның тарихы, күренекле кешеләре белән танышырга булдым. Һәм... шаккаттым. Газета укучылар өчен дә бәлки кызыклы булыр дип, берничә мәгълүматны әйтеп китим әле. 

Кукмарабыздан 32 чакрым ераклыкта, Киров өлкәсе белән чиктәш булган авыл тарихи чыганакларда 1678 елда төзелгән дип искә алына. Биредә 1803 елда педагог, галим-мәгърифәтче Җамалетдин Бикташи туа. Шулай ук РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Харис Ваһапов, данлыклы җитәкчеләр, бертуган Гафият һәм Галимулла Гарифуллиннар, шәрык белгече Ринат Ибраһимов, Социалистик Хезмәт Герое Гыйльметдин Идрисов, рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Наумир Сәмигуллин, әдәбият белгече Рифә Рахман, СССР Дәүләт бүләге лауреаты Фәймә Хөснетдинова (Нигъмәтҗанова), Мәскәүнең Кызыл мәйданында 5 парадта катнашкан (шул исәптән 1941 һәм 1945 елларда) Шәрифулла Нигъмәтуллин, милли көрәш буенча РСФСР, Татарстан чемпионы Расим Шаһиев һәм башка күренекле шәхесләрне бүләк иткән авыл икән бит ул!  

Элек-электән бу як халкы турында эшкә булган, телгә усал, дигән сүз йөри. Йортлары, каралты-куралары да нык, заманча. Әйе, авыл яши, халкы да тик тормый, үз көнен үзе күрә. Берничә ел элек авылда махсус программа кысаларында яңа мәдәният йорты төзелде, балалар бакчасы белән мәктәпне  үз эченә алган бинаның түбәсе узган ел өр-яңадан  ясалды, бүгенге көндә мәктәпнең эчке өлешендә күләмле ремонт эшләре бара. Биредә үзара салым акчасына да шактый эшләр башкарылган. Әмма авыл халкының үзәгенә үткән, аларны иң борчый торган  бер генә  мәсьәлә  бар – авылга килә торган юлның шактый таушалган булуы. Бу турыда җирлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов та хисап җыелышында үз фикерен әйтеп үтте:

«Ялт иткән асфальт юл булса, Кукмарадагы оешмаларда эшләүче яшьләребез шәһәрдәге вакытлыча алып торган фатирлары өчен ай саен акча чыгармыйча, көн саен кичләрен туган нигезләренә кайтырлар иде. Балалары авылдагы бакчага, мәктәпкә йөрерләр, кибетләребездән азык-төлек алырлар, эшмәкәрләрнең товар әйләнеше артыр иде», -  диде ул шаяру катыш. Авыл җирлеге башлыгы шулай ук авыл эчендәге ике күперне ремонтлауны да районда башкарыласы эшләр планына кертеп булмасмы дип, бу көнне Мәмәширгә килгән эшче төркем җитәкчесе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфинага мөрәҗәгать итте. 

Халык белән очрашуларның төп максаты – авылда яшәүче һәр кешене ишетү. Чулпан Хәнәфина да мәмәширлеләрнең әлеге гозерләрен теркәп куйганнан соң, үз чыгышында районыбызда үткән елда башкарылган эшләргә тукталды,  дәүләт программаларының үтәлеше турында сөйләде, авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. 

...Бу як халкы өчен бер күңелле яңалык бар: Тәмәй һәм Мәмәшир авыллары арасында Мәскәү якларыннан инвестор 1200 баш терлеккә исәпләнгән яңа комплекс төзи башлаган. Әлеге комплекста быел 200әр башка исәпләнелгән 3 торак, киләсе елга янә 200әр терлеклек 3 абзар төзү планлаштырыла. 

Димәк, бу – яңа эш урыннары, яңа мөмкинлекләр, дигән сүз. Җирлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов әйтмешли, Вахитов исемендәге, «Урал», «Восток» хуҗалыкларының терлекчелектәге уңышлары турында сөйләгәндә алар белән бергә бер исемлектә киләчәктә Мәмәшир яклары да аталыр әле. 
 
 
Мәмәширдә туып-үскән Җамалетдин Бикташиның ХIХ йөз уртасында татарлар өчен туган телләрендә дәреслек булган  «Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр» китабы басылып чыгуына быел 169 ел була. Бу дәреслектә тормышның тискәре яклары, кешенең җитешсез сыйфатлары коры тәнкыйть аша түгел, ә бәлки тирән мәгънәле кыйссалар, гыйбрәтле, зирәк вакыйгалар аша бәян ителә. 1873 елга кадәр Мамадыш өязенең Шәдче авылында имам вазыйфасын башкарып вафат булган якташыбызның бүгенге көндә нәсел дәвамчылары Казан, Мәскәү шәһәрләрендә яши, һәм алар арасында фән кандидатлары, эшмәкәрләр бар. Заманында күренекле галим, тарихчы, дин эшлеклесе Риза Фәхретдинов та аны «Бөтен Русия мөселманнарының гомуми остазы» дип атаган. Әлеге китап ХХ йөз башларына кадәр зур тиражлар белән кат-кат басылып, халкыбыз арасында таралып бетә бара. 1994 елда 25 мең тираж белән кабаттан чыккан әлеге китап тиз арада сатылып та бетә. 2010 елда 2 мең тираж белән басылган нөсхәләре дә үз укучысын таба.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев