Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мамадыш районындагы юл фаҗигасендә имам-мөхтәсиб һәлак булган

«Лада Гранта» автомобиле юл читенә төшеп капланган, йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән

Бүген иртән Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында «Лада Гранта» автомобиле юл һәлакәтенә очраган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 36 яшьлек ир-ат тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп капланган, дип яза Татар-информ.

Авария Татарстанның Мамадыш районында булган. «Лада Гранта» автомобиле юл читенә төшеп капланган, йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Соңрак ачыкланганча, юл һәлакәтендә Мөслим районы имамы Венер (Габделкәрим) Моратовның гомере өзелгән. Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим имам-мөхтәсибенең алты баласы ятим калган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X