Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мамадыш районында салмыш ир-ат елгада баткан

Шаһит булган кеше 59 яшьлек ир-атны елгадан чыгарган һәм коткаручыларны чакырган.

Мамадыш районында салмыш ир-ат елгада баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәт номерына Чулманда Вандовка авылы тирәсендә ир-ат батуы турында хәбәр килгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән 163нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләренә шаһит Абдрахманов авылының 59 яшьлек кешесе яр буенда салып утыруын һәм тиешле булмаган урында коенып чыгарга уйлавын сөйләгән.

Бераз вакыттан соң ул баткан ир-атны ярдан сигез метрлап ераклыкта күреп алган. Ул аны судан чыгарып, коткаручыларны чакырган.

Фото: ГУ МЧС по РТ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев