Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туембаш җирлегендә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Туембаш балалар бакчасына 27 бала йөри, ә мәктәптә 49 укучы белем ала.

Райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрде.

Туембаш җирлегендә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия бүген Туембаш җирлегендәге балалар бакчасы һәм мәктәптә булып, җәй көне башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, мәктәп яны участокларының торышы һәм башкалар белән танышты.

Туембаш җирлегендә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Туембаш балалар бакчасына 27 бала йөри, ә мәктәптә 49 укучы белем ала. Ике мәгариф учреждениесендә дә эш алып бару өчен бөтен шартлар тудырылган. Территория чиста, әйләнә-тирәсендә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра, бакчаларында яшелчәләрнең дә уңышы яхшы. «Помидорларны гына карагыз әле. Инде күпмесен авылдашларга саттык», — диделәр балалар бакчасында.

Туембаш җирлегендә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

«Мәктәптә бу җәйне иганәчеләр һәм үзебезнең көч белән 50 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды. Электән бездә шундый гадәт бар: һәр әти-әни җәйгә бер көн мәктәпкә эшкә килә. Үзенең ата-анасы ясаган ремонтны балаларның да бозасы килми, сак карыйлар. Ә техника белән ярдәм итә алырдай кешеләрне кирәк вакытта аерым чакырабыз. Белем йортының әзерлеге, кадрлар белән тәэмин ителеш — барысы да яхшы. Безне иң борчыган проблема ул — елдан-ел балалар саны кимү. Быел беренче сыйныфка өч бала киләчәк. Яшьләрне авылда калдыру өчен бәлки берәр төрле программалар уйлап табаргадыр», — дип борчылуын белдерде Туембаш мәктәбе директоры Ягъфәр Зыятдинов.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев