Максатлар юнәлеш бирә: Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин белән көн кадагындагы сорауларны барладык
Бүгенге көн мәгарифенең торышы, үсеше нидән гыйбарәт, ул нинди үзгәрешләр кичерә, әти-әниләрне ни борчый? Газета укучыларыннан килгән сорауларга җавап алыр өчен, без редакциягә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинны чакырдык.
- Илфат Ильясович, федераль дәүләт белем бирү стандартларының асылы нидә? Бигрәк тә яңа стандартларның әһәмияте хакында ишетәсе килә.
- Президент тарафыннан Россия мәгарифе бөтен дөнья буенча беренче унлыкка керергә тиеш, дигән бурыч куелган иде. Шуның нигезендә, киңәшләшүләрдән соң дәүләт стандартлары кертелде. Мәктәпне төгәлләгән бала барлык авырлыкларга каршы тора алучы камил шәхес булып формалашырга тиеш. Алга таба Бердәм федераль программа булачак. Узган ел өч мәктәптә уңышлы апробация үтеп, быел беренче сентябрьдән Федераль дәүләт белем бирү стандартларының өченче этабына кердек. Ул беренче һәм бишенче сыйныфларга кагыла.
- Биш көнлек уку керәчәкме, һәм аның нинди уңай, тискәре яклары бар?
- Укыту-тәрбия программасын тиешенчә үтәү өчен, алты көнлек уку уңайрак. Бу хакта сораштырулар да үткәрелде. Күпчелек әти-әниләр шулай ук моңа каршы. Ә башлангыч сыйныф укучылары өчен биш көнлек уку кертү буенча фикерләрне әле өйрәнәбез.
- Балалар бакчасына түләү арту мәсьәләсенә тукталыйк әле. Ата-аналарны шунысы кызыксындыра: билгеләнгән сумма үзен аклыймы, яисә балалар бакчасында тәрбия, белем бирү, ашату сыйфаты тиешле дәрәҗәдәме?
- Билгеле, әлеге сорау күп балалы гаиләләрне аеруча борчыйдыр. Балалар бакчаларында сыйфатлы тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган, яхшы, профессиональ кадрлар белән тәэмин ителгән, куелган бурычны тиешенчә үтибез. Ашату мәсьәләсенә килгәндә, мәгариф идарәсе тарафыннан тиешле күзәтү оештырыла, продукция үзвакытында килә. Норматив буенча бар таләпләр үтәлә. Әгәр канәгатьсезлек белдерүчеләр булса, мәгариф идарәсенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 2-70-95. Без һәрчак элемтәдә.
- Белем бирү оешмаларында педагогларга, укытучыларга бүләккә яисә берәр җиһаз алырга акча җыюга ничек карыйсыз? Бу мәсьәләгә тиешле контроль булдыру мөмкинме?
- Әлбәттә. Контроль һәрдаим булырга тиеш. Мин үзем укытучы да, сыйныф җитәкчесе дә булып эшләдем һәм мондый күренешне хупламыйм. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең төп эше – укыту, тәрбия бирү. Аларга дәүләт тарафыннан хезмәт хакы каралган. Әти-әниләргә киңәшем шул: мәгариф оешмаларында бүләк бирү дөрес түгел.
- Дәреслекләр буенча сорау: мәктәп дәреслекләр белән тәэмин итәргә тиеш түгелмени? Мәктәптә барлык укучыларга да дәреслекләр җитмәсә, укытучы интернеттан алынган электрон дәреслек буенча эшләүне таләп итә аламы? Ә укучының кәрәзле телефоны һәм компьютеры булмаса нишләргә? Без инде өч ай буе юньләп укымыйбыз, чөнки дәреслекләр җитми һәм интернеттан алу мөмкинлеге дә юк.
- Әйе, яңа дәүләт белем бирү стандартлары килеп кергәч, дәреслекләр белән бераз проблема туды. Бишенче сыйныфларда математика фәне буенча дәреслекләр җитмәде. Алга таба безнең Бердәм дәүләт порталы яисә бердәм укыту программасы булдырылачак. Федераль исемлеккә кергән дәреслекләрнең барысы да әлеге порталга кертеләчәк. Анда әти-әниләрнең дә теркәлүе кирәк. Ә мөмкинлеге булмаган, күп балалы гаиләләргә мәктәп тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.
- Электрон көндәлекләр буенча сорау. Электрон көндәлекне тутыруга карата билгеле таләпләр бармы? Бездә укытучылар журналны кайчан тели, шунда тутыра. Көндәлекне кич белән ачабыз – анда кайбер фәннәр буенча бернинди өй эше булмый, шунлыктан бала мәктәпкә әзерлексез бара. Билгеле, укытучы икеле куя. Электрон журналда язылмаган, дисәң, укытучы соңрак яздым, ди. Соңрак ул кайчан? Төнге сәгать уникедәме? Яисә иртәнме? Сентябрьдән бирле шушы проблема. Шуның аркасында өлгереш тә кимеде. Мәктәп администрациясенә мәсьәләне җайга салуны сорап мөрәҗәгать иттек, әмма әлегә көндәлектә үзгәреш күренми.
- Әлбәттә, электрон журналны тутыруга билгеле таләпләр каралган, ул – мәктәпнең төп документы. Гадәттә, укытучы өй эшен, дәрестә алынган билгеләрне дә көндәлеккә дәрес беткәндә язып куярга тиеш. Һәр укытучы дәрес бирү методикасы белән таныш. Бу хакта җитәкчеләр белән сөйләшү булачак. Әлеге мәсьәлә көн кадагына куела.
- Әгәр дә укытучы укучыны кимсетсә, кая барырга? Мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать итеп карадык, ләкин бу яңа эшли башлаган, яхшы укытучы дип яклап чыктылар. Укытучы такта янына чыккан укучыны бөтен сыйныфташлары каршында мыскыл итә, оятка калдыра. Аннан бөтен сыйныф көлә. Мондый очракларда нишләргә?
- Билгеле, әлеге укытучы белән сөйләшү үткәрелергә тиеш. Мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары бар. Алар күзәтү эшләре алып бара ала. Әгәр бу мәсьәлә алга таба да хәл ителмәсә, мәгариф идарәсенә, шәхсән үземә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәгариф оешмаларында андый проблема була алмый.
- Мобилизацияләнгән райондашларыбызның балаларына берәр төрле ташламалар каралганмы?
- Район Башкарма комитетының карары чыкты. Аның нигезендә әлеге гаиләләрнең балаларына бушлай ашату, төрле спорт, иҗади түгәрәкләргә бушка йөрү каралган. Ә мәктәпкәчә төркем балалары түләүдән азат ителә. Алар һәрчак игътибар үзәгендә булырга тиеш. Без булдыра алганча ярдәмне күрсәтергә тырышачакбыз.
- Алдагы уку елында мәгариф системасында нинди яңалыклар, үзгәрешләр көтелә?
- Без алга таба төрле һөнәр вәкилләрен үстерүне максат итеп куябыз. Яшь буынның профориентациясе өстендә эшләү, башлангыч белем һәм юнәлеш бирү – бүгенге көндә приоритет мәсьәләләрнең берсе, минемчә.
Мисалга, 1 сентябрьдән берничә мәктәптә агросыйныфлар эшләп китте. База буларак Олыяз мәктәбе сайланды. Аның максаты – агрохуҗалыкта булган үзгәрешләрне, яңалыкларны җиткерү, үзебездә эшләп килүче завод-фабрикаларның эшчәнлеге, кулланыла торган заманча технологияләр белән таныштыру, яшьләрне авылга, районга җәлеп итү.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев