Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Майтманыкылар: алты кыз, алты әни

Вахит авылыннан Равия һәм Рашит Кәримуллиннарның эшкә батыр, сүзгә тапкыр кызлары алар.

Идәнгә тезелешеп утырдык та рәхәтләнеп сөйләштек без «Майтма» кызлары белән. Без дигәнем: Рәйханә, Люция, Ризидә, Лилия, Минзилә, Тәнзилә (рәсемдә сулдан уңга) һәм мин. Алар — "Майтма«ныкылар, Вахит авылыннан Равия һәм Рашит Кәримуллиннарның эшкә батыр, сүзгә тапкыр кызлары. Алтысы да заманында бер-бер артлы шушы ук авыл егетләренең төп йортларына килен булып төшкәннәр, балалар үстергәннәр. 

Әниләренең вафатына алты ел булуны билгеләп үткән аш мәҗлесе көнне очраштык без һәм әни-әтинең ныклы хезмәт тәрбиясе, юмарт Мотыйгулла бабай янәшәсендә үткән балачак, үсмер чакларны барлый-барлый, хатирәләр диңгезенә чумдык.

Әлеге тырыш, чибәр кызларны авыл егетләре бер-бер артлы чүпләп кенә торганнар, дисәң, һич ялган булмас. Әнә иң беренче итеп 19 яшьлек Рәйханәләрен көзге караңгы кичне Рафыйк урлый. Быел тормыш коруларына 45 ел. 18 яше тулуга, Ризидәләре кияүгә китә. «Люция апай, мин кияүгә чыгыйммы, егет өйләнә», — дип рөхсәт сорадым да күрше-тирәсендә шундый матур егет — Рафис булгач каршы килмәдем дип елмая хәзер 59 яшьлек Ризидә апа. Люцияләре исә йөргән егете Рашитны иң элек армиягә озата, аннан соң Саха-Якутия якларыннан баеп кайтканын көтеп алып, 24 яшь тулгач, бием-биатай капкасын ачып керә. Ә сыйныфташым Минзилә апаларын тагын да уздыра, 17 яшендә, мәктәпне тәмамлауга ук Мәкъсүт аның кулын сораса, ул апасы Лилиядән исә «чиратны» сикертергә рөхсәт сорый. Лилия: «Мин риза, бирнәлеккә генә тимә», — дип, үзенең хәер-фатыйхасын бирә. Лилия 23 яшендә Илсур белән башлы-күзле булса, төпчекләре Тәнзиләгә 18 яшь булганда, Ришат өйләнә.

— Элек зурдан кубып бирнә әзерлиләр иде бит, — ди Рәйханә апа. — Миңа әниләр матрас, зур ястык, диван-карават, өйне киендерергә челтәрләр бирделәр, ул сандык эчендә дә нәрсәләр генә юк иде. 

— Рәйханә апа ничә яшьтә булгандыр, хәтерләмим, әни инде сандыкны тутырып куйган иде, — дип, Ризидә апа сүзгә кушылды. — Аның эчендә төргәк-төргәк материал. Элек ирнең нинди туганы бар, барысына 3әр метрлы материал өләшәсе иде. Колхоздан чит илләргә ял итәргә җибәрәләр иде, аннан үземә дә, кызларга да бирнәлекләр, бер сумка шоколад конфет алып кайттым. Безнең әти-әнинең бөтен байлыгы шушы алты кызны үстереп, бирнә белән кияүгә бирүдә булды инде. 

— Хәтерлим әле: минем кулны сорап килгәч, әни Мәкъсүткә утыртып, кулга бер мең сум акча тоттырып, Лилия апаңа да алып кайт дип, Мәскәүгә бирнә җыярга чыгарып җибәрде. Кышкы вакыт. Ул чакта телефоннар юк, юлы белән бергә ун көн вакыт үтте, әниләр борчылып беткәннәр иде, шул акчаның 200 сумын гына тоттым, — ди Минзилә. 

Әле бит парлы мендәрләре дә никадәр кирәк, Равия апа алты кызына да мамык ничек җиткерде икән?
«Без күп итеп каз асрадык», — дип, бергәләп җавап бирде алар. 

— Сүзнең дөресе кирәк, кечкенәдән «эш аты» булдык, кулдан эш төшмәде, бик тырыш идек, чөнки әти белән әни шундый булды, — ди Рәйханә апа. — Гел шәл бәйләдек. Әни сәгать 4тә торып мамык җегерли иде, без мәктәптән кайтышка йомгак әзерләп куя, әти мамык аялый. Иптәш кызлар белән үзебез дә, кич утырып яки аулак өйләргә барып, шәл бәйлибез. 

Сүзгә Минзилә кушыла: «Ул вакытта килограммын 45 сумга кәҗә мамыгы сатып алып, әзер бер шәлне бездән 110 сумга алып китәләр иде. Мин үзем бәйләдем дип әйтә алмыйм, әмма апалар бәйләде инде — атна саен бер шәл. Димәк, бер атнага гаиләбезгә 55 сум чиста акча кергән. Бездән шәл алучы һәрберсеннән үзенә 10 сумны „кысып“ калганын белгәч, әти үзе Янгул, Нократ Аланына барып сата башлады», — ди ул. 

Тора-бара кызлар шуның кадәр остаралар ки, бер атнага икешәр шәл өлгертәләр. Әнә Лилиясе, авырыйм дип, хәтта ун көн укырга да бармый, өйдә шәл бәйләп кала. Авылдашларына да берсен 2 сум 50 тиеннән шәл чите бәйләргә өлгерәләр. 

"Әти шул шәл саткан акчага матур пәлтәләр алып кайта, миңа ал төстәге ак төлке якалысын алган иде, — дип дәвам итә Ризидә апа. — Әле дә хәтерлим: хуҗалык акча бирми башлагач, әти Киров якларына "шабашка"га китте. Берзаман ул атка атланып кайтып керде. Бөтенебез елыйбыз: чөнки әти дә ябыгып беткән, аты да. Ат өстенә аркылыга ике капчык аскан, артында тагын икәү. Аларда ниләр генә юк! Кызыл пәлтә, якасы төртке-төртке йонлы булган тагын башка төрле пәлтә, дисеңме, ул чәй сервизлары җыеп күрсәткән иде! Әтиегез белән атны бер ай тәрбияләдем, диде әни. Ә Минзилә өйдәге чисталыкка, тәртипкә бик оста булды, ул мунчаның агач улакларын атна саен ялтыратып куя. Берәр зуррак җитәкче фермага киләсе булса, инде авырлы вакытта да, син сыерларны чиста юасың дип, Минзиләне эшкә чакыралар иде«.

Сыер саву, фермада эшләү әлеге булган ханымнарның күбесенең тормышында зур юл булып сызылып ята. Һәрберсе үз вакытында шуның аша үткән. Әниләре Равия апа, Рәйханәсе фермада эшли башлагач, иртәнге сәгать дүрттә кызлары Люция белән Ризидәне көн саен аралаштырып уятып, апасына булышырга җибәрә торган булган. 16-18 сыерны кул белән савасы. Ә аннан соң Янил урта мәктәбенә укырга барасы, кайткач, тагын эш... Каникул чорында да бишенче, җиденче сыйныфларда укучы әлеге кызлар сыер савып акча эшли. Җәйге чорда аеруча күп — 75 сум түләнелә. Люция апа сыер саумаса да, фермада сөт үлчәп, бозаулар карап, складта эшләп — 32 ел, Ризидә апа — 30 ел сыер савып, аннан соң хуҗалыктан сөт җыеп, 38 ел стаж белән,

Лилияләре 32 ел бер урында сыер савып лаеклы ялга чыкса, бүгенге көндә дә сыер савучы Тәнзиләнең хезмәт стажы — 30 ел. Элек бит инде өйләр алты почмаклы, ике яклы гына иде. Тугыз кешегә (чөнки гаиләдә Мотыйгулла бабай һәм әтиләренең апасының кызы Әнисә дә бар) киемне, ашауны, йоклар урынны, мунчадагы суны ничек җиткерделәр икән соң дип тә гаҗәпләнәм. 

— Әле анда утыручы каз, яңа туган бозау да бар, — дип елмая ханымнар. — Аның өстенә күрше апалары кич утырырга шәл бәйләргә керә. Шуның кадәр сабыр хатын булган ул безнең әни, дүрт кыз шәл бәйлибез, яныбызга дүрт иптәш кызыбыз килә. Көн саен бит ул! Бүтәннәргә барыгыз, чакырмагыз, димәде. Әни балакаем, мичне ягып, дүрт таба бәрәңгене шунда куя иде, ничек әрчеп бетерергә өлгергәндер?! Без шундый бай яшәдек. Пилмәне дә, ите дә мулдан иде. Шәл саткан акчага тартма-тартма алманы әниләр өй астына төшереп куя. Иптәш кызларга да баздан алма менә. Күрше әбиләре дә мунчабызда юына, Янилдән дә, мунчага дип, атна саен диярлек өч бертуган апа килә иде. Суны чишмәдән, инештән ташыйбыз... Шунда ук кер чайкарга да йөрибез. Әнисә апа бездә үсеп тормышка чыкты. Кияүгә киткәнче май заводында эшләгәндә безгә күчтәнәчен алып кайтты. Әни дә: «Әнисә апагыз бик булышты, сезне карашты, аның алып кайткан каймакларыннан май яза идем», — дип сөйли иде.

Кызлар арасында иң елагы, көйсезе Минзилә булган. «Боларның барысы да минем кулдан үттеләр бит, — ди Рәйханә апа, елмаеп. — Беркөнне әни ат белән туган ягына — Яңа Сәрдеккә кайтып китте дә, Минзилә елый да елый. Манный боткасы да пешереп карадым, әнинең күлмәген дә киеп куйдым, барыбер туктамады. Ярый әле Мотыйгулла бабай бар иде. Ул булышты. Хәтерлим әле: бабаебыз, велосипед алып, алтыбызны да йөрергә өйрәтте. Аның кызгылт төстәге займ кәгазьләре бар иде. Шуны әни безгә уйнарга бирде. Бабай: „Килен, бирмә, берзаман аларга күп итеп акча түләнер“, — дигән иде. Башкаларга акча эләкте, безгә — юк».

Гел кызлар гына булсалар да, алар да бала-чага вакытта тарткалышмыйча калмый. Әтиләренең шундый матур тальян гармуны була. Рашит абый үзе уйный, үзе "Рамай«ны җырлый. Бер ягына Люциясе басып, үзенә гармунны тарта, икенче яктан — Ризидә. Икесенә дә кирәк. Әти кеше беркөнне кызларының тавышына түзми, тальянын икегә аерып, аларга тоттыра. Уклау биреп, Сабантуйда таяк тартышуны да әтиләре өйрәтә. «Майтма» кызлары дигән кушаматлары белән дә горурланып яши алар. Кушаматның тарихы — үзе бер истәлек: Рашит абыйның 100 генә грамм эчемлекне авызына алса, авызы өшеп чыга торган була. Балыкка баргач та, маймычларны дөрес итеп әйтә алмыйча, майтма, ди ул. Шуннан әлеге исем ябышып та кала. Кызганыч, 57 яшендә Янил авылында мотоциклда барганда машина белән бәрелешүе сәбәпле вафат була Рашит абый. «Әти үлгәч, ир-ат эше миңа калды, — ди Тәнзилә. — Рафис җизни белән саламын да, печәнен дә керттек, чөгендер дә кистек. Мәктәпкә киткәнче өйдәге сыерны сава идем». Равия апа исә 78 яшендә кызлары янәшәсендә вафат була.

Менә шулай матур итеп, булганлыклары, тырышлыклары белән мул тормышта бер-берсе белән аралашып, дус булып гомер итәләр бүгенге көндә «Майтма» кызлары. «Без, бер карында үскән алты кыз, киләчәктә дә күңел тынычлыгы белән, туганлык җепләрен өзмичә яшәргә язсын иде», — ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев