«Магистрат» оешмасы солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озата
Бүгенге көндә «Магистрат» оешмасының агач материаллары эшкәртү цехы янындагы территориясендә дә шундый зур әзерлек эшләре бара: егетләр йөк машинасына төзелеш материаллары төйи.
Кукмараның оешма-предприятиеләре, олы йөрәкле райондашларыбыз махсус хәрби опреациядә катнашучы егетләргә булышуларын дәвам итә. Гуманитар йөк төягән машиналар әледән-әле олы сәфәргә кузгала.
Бүгенге көндә «Магистрат» оешмасының агач материаллары эшкәртү цехы янындагы территориясендә дә шундый зур әзерлек эшләре бара: егетләр йөк машинасына төзелеш материаллары төйи. Белгәнебезчә, оешма җитәкчесе Фәнил Хөрәмшинның бу беренче тапкыр гына мондый олы мәрхәмәтле эшкә алынуы түгел.
«Ялгышмасам, без махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга биш фура тирәсе гуманитар ярдәм җибәрдек инде, монысы — чираттагысы. Чөнки егетләр ил тынычлыгы өчен көрәшәләр, һәм без аларга булышырга тиеш. Безнең белән хәрби частьлардан элемтәгә керәләр, заявка калдыралар, шулар буенча һәм аннан тыш та эшлибез. Аларга нинди үлчәмдәге такта, сайгак һәм башка материаллар мөһим — барысын да туплап җибәрәбез», — дип сөйләде биредә мастер булып эшләүче Данил Хөрәмшин.
Данил Фидәил улының сүзләренә караганда, солдатларга бүгенге көндә төзелеш тактасыннан алып, кадак, сетка һәм анда көнкүрешне көйләргә мөһим булырдай башка әйберләр кирәк.
«Егетләргә ярдәм барып җитә, алардан рәхмәт хатлары, видеолар килеп ирешә. Бу изге эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, солдатларны ярдәмебездән ташламабыз», — диде ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев