Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Людмила Әхмәтшинаның зур хезмәт юлы Кукмара киез итек-киез комбинатында үткән

1974 елда Людмила ханым фабрикага мастер ярдәмчесе булып килгән булса, бүгенге көндә ул җитештерүне энәсеннән җебенә кадәр белә.

14 июнь – Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан Кукмара киез итек-киез комбинатының иң тәҗрибәле белгечләренең берсе – үзенең бар гомерен яраткан эшенә багышлаган Әхмәтшина Людмила Викторовна турында язасыбыз килә. 

Омск җиңел сәнәгать техникумы студенты Людмила Викторовна үзенең туган ягыннан йөзләрчә мең чакрым ераклыктагы Кукмара районына производство практикасына җибәрелә. Ул чагында Кукмараның легендар киез аяк киемнәре фабрикасында практика үтү язмышына әверелер дип уйлап та карамагандыр. Биредә Людмила Викторовна үзенең икенче яртысын очрата, гомерлек һөнәрен таба. 

1974 елда Людмила ханым фабрикага мастер ярдәмчесе булып килгән булса, бүгенге көндә ул җитештерүне энәсеннән җебенә кадәр белә. Фабрикада 40 елдан артык эшләү дәверендә ул лаборатория инженеры, комбинатның иң зур һәм җаваплы участокларының берсе – калыплау цехы начальнигы вазыйфаларын башкарды. 13 ел комбинатның баш инженеры булып эшләде. Бу бер дә җиңел эш түгел. Людмила Викторовна предприятиедә хезмәтне саклау мәсьәләләрен контрольдә тоту, эш шартларын яхшырту өчен зур көч куя. Моннан тыш, җитештерү һәм технологик процесслар өчен дә җавап бирә. Аның тырышлыгы белән предприятиедә төп җитештерү цехларын яңадан җиһазландыру һәм реконструкция ясауга зур игътибар бирә торган җитештерүне модернизацияләү программасы булдырылды һәм тормышка ашырылды. Әлеге программа кысаларында йон тетү һәм төп цехлар эксплуатациягә җибәрелде, өстәмә җиһазлар урнаштырылды, нәтиҗәдә предприятиенең җитештерү көче артып, елга 1,5 миллион пар киез аяк киеменә җитте. Шулай ук әзерләү, калыплау һәм түшәү цехларында зур күләмле эшләр башкарылды. 

2011 елдан Любовь Викторовна производство мөдире булып эшли. Ул предприятиенең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге белән җитәкчелек итә. Җитештерелгән продукциянең сыйфаты, технологик процесска күзәтчелек итү, җиһазларны нәтиҗәле файдалану, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларын арттыру, төп планнарның үтәлешен тәэмин итү – боларның барысын да Людмила Викторовна күз уңында тота. 
Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге өчен ул күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 2005 елда аңа «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале тапшырылды, ә 2013 елда «Татарстан Республикасының атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» исеменә, 2017 елда исә «Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медаленә ия булды. Шул ук елны күпьеллык хезмәте өчен «Комбинат ветераны» исеме бирелде. 

2012 елда Людмила Викторовна «Ел хатын-кызы» республика бәйгесенең «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады. 

Нәкъ менә Кукмарада Людмила Викторовна үзенең насыйп ярын, гомерлек мәхәббәтен очрата һәм кияүгә чыга. Ике улы һәм кызы инде күптән зурлар, үз тормышлары белән яшиләр, гаиләләре бар. Әни кеше өчен балалары һәм оныкларының сау-сәламәт, бәхетле булулары аеруча мөһим. Ул аларның кунакка кайтуларын һәрчак сагынып көтеп ала.  

Людмила Викторовна һөнәри бәйрәме белән беррәттән, июнь аенда үзенең туган көнен дә билгеләп үтә. Форсаттан файдаланып, без аны гомер бәйрәме белән дә котлыйбыз, гаиләсендә иминлек, күңел тынычлыгы, уңышлар, якыннарына һәм үзенә сәламәтлек телибез.

Ләлә ШӘРИПОВА,

Кукмара киез итек-киез комбинатының генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев