Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ләйсән Макарова: "Син - кайда, мин - шунда"

Бүгенге көндә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт узучы райондашыбыз Денис Макаровның пар канаты Ләйсән әнә шулай ди. 

 

" “Хәрби хатыны булу, гарнизонда яшәү бер дә җиңел түгел бит ул. Сиңа кирәкме инде андый тормыш?” - дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Әмма мин тиң ярым итеп Денисны сайлаганыма, офицерга тормышка чыгуыма бер дә үкенмим, - ди Кукмара кызы. - Бик бәхетлемен". 

...Кукмара беренче гимназиясендә укыган Денис Макаров балачактан хәрби булу турында хыяллана.

"Ел саен 9 май – Җиңү бәйрәме көнендә күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарны күреп, чын мәгънәсендә, горурлык хисләре кичерә, үземне дә хәрби формада күз алдыма китерә идем, - ди ул. - Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, Ватан алдындагы бурычымны үтәргә армиягә киттем. Мине Мәскәү янындагы Софрино поселогында урнашкан һава-космик оборона гаскәрләренә билгеләделәр. Чит җир, сиңа бөтенләй дә таныш булмаган кешеләр... Беренче көннәрдә, әлбәттә, җиңел булмады. Кечкенәдән спортны үз итеп, гер күтәрү, милли көрәш белән шөгыльләнгәч, физик яктан әзерлегем начар түгел иде үзе, тик шулай да өебезне, әнине, туганнарны искә төшергәндә, күзләрнең шактый гына дымлануын хәзер дә хәтерлим. Әмма боларның барысы да вакытлыча гына. Атна-ун көннән баш-аягың белән армия тормышына, андагы тәртипкә кереп “чумасың”. Режим белән туклану, йокы – боларның барысы да организм өчен файдага гына. Аннары төрле шөгыльләр, физик күнекмәләр, устав, сафта йөрү, хәрби әзерлек дәресләре дә ир-егет өчен бик кирәк. Беренче тапкыр солдат киеме, кирза итек кигән, кулга автомат тоткан көннәр минем әле бүген дә исемдә. Чалбарым үлчәм буенча бераз зуррак та иде әле, шулай да бик килеште үземә. Кем ничектер, ә менә мин әниемә сәлам хатлары да яздым, атнага бер тапкыр кәрәзле телефон бирәләр, аның аша да аралаша идек. Хезмәт итү вакыты бер генә ел булгач, 364 көн шул арада узып китә ул. Шуның өчен солдатка чакырылучы егетләр армиягә барудан курыкмасыннар иде". 

Хәрби буласы килү теләге Дениска армиядә вакытта да тынгылык бирми. Шуңа да алар хезмәт итүче частька Санкт-Петербургтагы А.Можайский исемендәге хәрби-космик академиядән вәкил килеп, андагы уку йорты, мөмкинлекләр белән таныштыргач, шунда укырга кирәк, дигән карарга килә якташыбыз. Армиядән соң өенә кайтып бер ай тирәсе ял итә дә имтиханнар тапшырырга Петербургка юл ала. Тырыш, үҗәт, максатчан егет монда да югалып калмый: инде берничә көннән якыннарына үзенең академия студенты булуы турында сөенечле хәбәр юллый. 

"Академиядә биш ел укыганнан соң, кулыма диплом алдым, һәм мине, офицер буларак, Йошкар-Ола шәһәрендәге хәрби частька җибәрделәр. Анда киткәнче ике елга якын очрашып йөргән дус кызым Ләйсәнгә тәкъдим ясадым, гөрләтеп туй уздырдык. Хезмәт юлымны һәм гаилә тормышыбызны әнә шулай яңа шәһәрдә башлап җибәрдем, - ди Денис. - Биредә мин инде ике ел хезмәт итәм. Эш вакытыбыз иртәнге сәгать тугызынчы яртыда башлана, кичке сәгать алтыларга кадәр дәвам итә. Безнең частьта әлегә кукмаралылар юк. Ә менә татарстанлылар - Яшел Үзән, Арча, Яр Чаллы, Казанның татар егетләре белән рәхәтләнеп туган телебездә аралашабыз. Һәр эшнең үз авырлыгы булган шикелле, хәрбиләр тормышын да җиңел дип әйтмәс идем. Әмма саный китсәң, уңайлыклары күп. Шуның өчен минем киләчәктә дә хезмәтне дәвам итәсем, карьера баскычыннан күтәреләсем килә".

Денис үз иткән, күңеле яткан эше белән генә түгел, ә төп терәге, шатлык-сөенечләрен уртаклашып, борчу-мәшәкатьләрен бүлешеп яшәүче пар канаты - Ләйсәне, кечкенә улы Радмир янәшәсендә булу белән дә бәхетле. 

"Мин Денисны дус буларак армиягә дә озаткан идем. Әмма ул академиянең дүртенче курсында укыганда гына очраша башладык, - ди Ләйсән. - Акыллы, тәртипле, һәр сүзен уйлап әйтүе, хатын-кызны хөрмәт итүе белән күңелемне җәлеп итте ул. Әти-әнием дә аны беренче күрүдә үк ошаттылар. Тәкъдим ясап, Кукмарадан башка шәһәргә күченү турында сүз кузгаткач та: “Син – кайда, мин – шунда”, - дидем. Йошкар-Ола шәһәренә бик тиз ияләндек, гомер буе биредә яшәгән сыман ул хәзер безгә. Шәһәр бик матур. Анда парклар, ял итү, күңел ачу үзәкләре, сәүдә комплекслары да күп. Денисның ял көннәрендә без улыбызны алабыз да ял паркларына барабыз. Күңелсезләнеп утырырга вакытыбыз да калмый. Ара ерак дип тормыйлар, әти-әниләребез дә еш килеп кунак була".  

Җил-яңгыр тидермичә берьялгызы ике улын аякка бастырган, гыйбрәтле тормыш юлы узган Зоя ханым белән дә элемтәгә кердек. Улының хәрби булуына ул ничек карады икән?

"Элегрәк бик борчылган идем. Исән-имин армиядән йөреп кайткач, һич кенә дә кире чыгарып җибәрәсем килмәде. Әмма баланың теләгенә дә каршы килеп булмый бит. Хәзер, Аллага шөкер, сөенеп бетә алмыйм. Көн саен шалтыратып хәлемне белә, мөмкинлек чыгу белән үзем дә барып кайтам. Оныгым тугач, аеруча сагындыралар, - ди Зоя апа. – Денис армиядә вакытта часть командирыннан, укыганда исә хәрби-космик академия начальнигыннан Рәхмәт хатлары алдым. Алга таба да дөньялар тыныч булсын, исән-имин хезмәт итсен, безгә бары тик яхшы хәбәрләре генә килеп торсын иде". 

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев