Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубянның хөрмәтле кешесе

Зур эш тәҗрибәсе, тыныч холкы, хезмәтенә иҗади каравы аңа озак еллар дәвамында җаваплы вазыйфаны намус белән башкарырга ярдәм итә

Лубян почта бүлекчәсе начальнигы Миннезифа Хәсәнованың Мамадыш якларыннан бирегә килеп урнашуына 43 ел вакыт узган. Шуңа да без хаклы рәвештә аның турында үзебезнеке дип әйтә алабыз.

Миннезифа ханым Лубян урман хуҗалыгы техникумында белем ала. Аннан соң берничә ел телеграммалар китерүче почтальон булып эшли, кибеттә дә хезмәт куя. 1987 елда кабат почта элемтәсе тармагына әйләнеп кайта һәм гомер буе авылдашларына игелекле хезмәт күрсәтә. Ә соңгы 16 елда почта бүлекчәсен җитәкли. Әйтүе генә җиңел: 32 ел дәвамында ул газета-журналларны, хатларны вакытында абунәчеләргә китереп җиткерә, пенсияләр өләшә, товар сата, подписка чорында вакытлы матбугатка яздыра, халыкның коммуналь түләүләрен тәртипләп алып бара. Зур эш тәҗрибәсе, тыныч холкы,  хезмәтенә иҗади каравы аңа озак еллар дәвамында җаваплы вазыйфаны намус белән башкарырга ярдәм итә. Кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булуы, шул ук вакытта үзенә дә, башкаларга карата да таләпчәнлеге нәтиҗәсендә коллективының да, без, авылдашларының да, ихтирамын казанды. Бигрәк тә аның хезмәтеннән өлкән яшьтәгеләр канәгать, чөнки ул пенсияләрне вакытында зур төгәллек белән ияләренә җиткерә. Аның турында бер генә кешедән дә зарлану сүзләре ишетмәссең.

Фидакарь хезмәте өчен берничә ел элек Миннезифа Фәрхулла кызына Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының  “Элемтә мастеры” дигән мактаулы исеме бирелгән иде. Ул бу бүләккә бик лаек, дип саныйбыз, чөнки аңа тырышлык, зур җаваплылык нәтиҗәсендә ирешелгән.

Миннезифа, киләчәктә дә авылдашларыгызны сөендереп, эшегезне дәвам итегез һәм аннан тәм табып яшәгез! Хезмәт кенә кешегә канәгатьлек хисе, акыл һәм күңел чисталыгы алып килә.

Лубян пенсионерлары исеменнән
Гүзәл ГАББАСОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев