Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубян урман-техника көллиятенә яңа директор билгеләнде

Көллиятнең элеккеге директоры Афанасий Данилов яңа эш урынына күчүгә бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров көллиятнең мөгаллимнәр коллективын һәм студентларны яңа директор – Рим Фәхраҗиев белән таныштырды. Бу вазыйфага кадәр Рим Фазыл улы Лубян авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән иде.

Көллиятнең элеккеге директоры Афанасий Данилов яңа эш урынына күчүгә бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде. Киңәшмәдән соң яңа билгеләнгән директор Рим Фәхраҗиев көллият коллективы белән планерка уздырды, биредә үзенең урынбасарлары белән агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм киләчәк перспектива өчен планнар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев