Лубян урман-техник көллияте студенты «Профессионаллар» чемпионатының «Урман кисүче» компетентлыгында беренче урынны алды
Бәйгедә илнең 11 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия Республикасыннан 13 конкурсант катнаша.
Лубян урман-техник көллияте студенты Азат Фәсхетдинов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышларда беренче урынны алды.
Ярышлар Марий Эл Республикасында узды.
Бәйгедә илнең 11 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия Республикасыннан 13 конкурсант катнаша.
Конкурсантлар бензин пычкысының чылбырын үткенләү, алыштыру, агач кисеп аудару, ботаклар кисү, бүрәнәләрне катнаш кисү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча биремнәр үти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев