Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубян урман-техник көллияте студентлары «Күптөрле урман ярышлары-2024» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булдылар

Анда илнең 24 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасының югары уку йортларыннан 10 команда һәм 19 көллият катнашты. Аларның гомуми саны 100дән артып китте.

Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә «Күптөрле урман ярышлары-2024» Бөтенроссия студентлар ярышлары узды. Анда илнең 24 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасының югары уку йортларыннан 10 команда һәм 19 көллият катнашты. Аларның гомуми саны 100дән артып китте.

Татарстан Республикасын Лубян урман-техник көллияте студентлары Никита Мубараков, Максим Захаров һәм Данил Чеботарев тәкъдим итте.

Студентлар дүртәр этапта ярышты. Югары уку йортлары урман кишәрлеген таксацияләү һәм чараларны билгеләү, урманнарны саклау, урманнарны торгызу, янгын сүндерүне имитацияләү, ә көллиятләр урман секциясендә төп эшләр, карт агачларны кисү һәм таксация, урманнарны торгызу һәм урман янгынын сүндерүне имитацияләү буенча көч сынашты.

Шулай ук бу көннәрдә агач үсемлекләренең торышын тикшерү, төп урман кисү эшләре, урманнарны яңадан торгызу һәм башкалар буенча мастер-класслар үткәрелде.

Конкурс йомгаклары буенча Лубян урман-техник көллияте студентлары команда зачетында беренче булдылар. Шулай ук команда «Урман янгынын сүндерүне имитацияләү» этабында — беренче һәм «Урманнарны яңадан торгызу» этабында икенче урынны алды. Никита Мубараков «Урман кисүдә төп эшләр» этабында беренче урынга лаек булды.

«Конкурстан бары тик уңай кичерешләр алдым. Барысы да бик хисле, дулкынландыргыч үтте. Хәзерге вакытта мин урман-парк хуҗалыгы мастерына укыйм. Киләчәктә укуымны югары уку йортында дәвам итәргә телим», — дип уртаклашты Лубян урман-техника көллияте командасыннан Данил Чеботарев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев