Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Локман Хәким нәсыйхәтләре

Күпләргә Локман Хәким үз улына җиткергән хикмәтле нәсыйхәтләре аша таныш. Шушы нәсыйхәтләрнең тагын берничәсен укучыларга тәкъдим итәбез

Локман Хәким – Коръәндә искә алына торган хикмәт иясе.  Ул  кара тәнле, ямьсезрәк чырайлы кеше булса да,  бик акыллы, нык иманлы, тәкъва булуы белән аерылып торган. Көннәрдән бер көнне аннан киңәш алырга дип килгән бер кеше хикмәт иясенең иләмсезлегенә аптырап түзми һәм: “Йөзең шундый ямьсез, килбәтсез икән!” – дип әйтеп куя. Моңа каршы исә Локман Хәким болай ди: “Син минем йөземне тәнкыйтьлисеңме, әллә аны бар кылган Раббым Аллаһы Тәгаләнеме?” Башка кешеләр йә уңайсызланып, йә ачуланып калган шундый очракларда, хикмәт иясе менә шундый тирән мәгънәле җаваплар биргән. Күпләргә Локман Хәким үз улына җиткергән хикмәтле нәсыйхәтләре аша таныш. Шушы нәсыйхәтләрнең тагын берничәсен укучыларга тәкъдим итәбез.
 Миңа таш күтәрергә һәм тимер ташырга туры килде, ләкин әҗәттән дә авыррак йөк күргәнем булмады. Тәмле ризык һәм җиләк-җимешләр бик күп ашап караганым булды, ләкин бу дөньяда сәламәтлектән дә татлырак нәрсә юк икәненә инандым.
 Ялганлый торган кешенең йөзеннән матурлык китәр. Башкаларга начар холык күрсәткән кешенең күңелен боегу һәм хәсрәт тойгысы биләп алыр.
 Иң зур байлык – саулык, иң зур нигъмәт – канәгать булу.
 Сүзләрең гел күңелле, йөзең исә гади һәм ачык булса, башкалар сине үзләренә бүләк бирүче кешеләрдән дә якынрак күрер.
 Дөрестән дә, әйткән сүзләремә үкенергә туры килгәләде, ләкин дәшмичә калуыма беркайчан үкенгәнем булмады.
 Синең белән үзеңә ошаган яки ошамаган нинди дә булса хәл килеп чыкса, беркайчан да артык сөенмә һәм көенмә. Борчулы хәлләрдә исә йөрәгеңә “Башкача эшләгән булсам, болай килеп чыкмас иде”, - дигән фикерне кертүдән саклан. Нәрсә генә булса да: “Хәерлегә булсын, монда ниндидер хикмәт бар”, – дип әйт...

фото: Салават Камалетдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев