Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ләбүдә Дәүләтшина: Тарихи ядкәрләр бөртекләп җыела

Музее директоры Ләбүдә Дәүләтшинаны аяклы энциклопедиягә тиңләргә мөмкин. Ул егерме елдан артык гомерен туган төбәкне, тарихыбызны өйрәнүгә багышлаган. Ләбүдә апа белән аралашканда аның тел байлыгына, хәтеренә, белеменә сокланып тыңлап утырдым

- Ләбүдә ханым, шушы көннәрдә сез үзегезнең зур юбилеегызны билгеләп үттегез, әлеге датаны нинди уйлар белән каршы аласыз?
- Мин туган көнем уңаеннан үземә зур бүләк ясадым: унынчы буын бабамны таптым, ягъни мин – унынчы, кызым – унберенче, оныклар уникенче буын булып чыга. Дәүләт архивыннан миңа тәбрикләп язылган хат килде, анда: “Котлыйбыз, сез - Мөслим авылына нигез салучының оныкчыгы”, - дип язылган. Бу минем өчен шундый зур, дулкынландыргыч вакыйга булды! Ике көн буе сөенечтән һавада очып йөрдем. Шәҗәрәне бастырырга бирдек, ул бик зур күләмле килеп чыкты. Тарихка күз салсак, 1710 елларда дүрт гаилә хәзерге Мөслим бистәсе урынына килеп яши башлый. Мөслим бабай авылга үзенең исемен бирә, аның улы Мөэмин старшина була. Ә оныгы Габделрәшит мәдрәсә тота. Аларның бөтенесенең дә вафат булган вакытлары билгеле, даталары куелган. Аңа кадәр дә мин биш буын бабамның шул яклардан икәнлеген белә идем. Мөслимгә барганым да булды. Бер ун ел элек аның музеена да мөрәҗәгать итеп карадым, әмма артык игътибар бирмәделәр. Ул вакытта архивлар белән эшләү дә катлаулырак иде. Хәзер бик җайлы интернет заманы бит, акчаң гына булсын. Үткән ел “Мәдәният өлкәсендә иң яхшы җитәкче” дигән грантта катнашып, 100 мең сум акча оттык. Әлеге акчаларның күбесе архивлардан документ алу өчен тотылды.

- Сөенечегезне кем белән уртаклаштыгыз?
- Мин нәселебезне эзли башлагач, бертуган апам: “Кемне тапмакчы буласың?” – дигән иде, шуңа шалтыраттым. “Апа, утыр кәнәфиеңә. Бабайларны таптым, без синең белән - унынчы буын. Алар - Мөслимгә нигез салучылар”, - дидем. Җәй җиткәч, туганнарны эзләргә барырга сүз куештык.

- Сез ун ел элек эзләнүләрне туктаттым дидегез, ә яңадан башларга нәрсә этәргеч булды?
- Бервакыт мин милли китапханә директорының фәнни һәм методик эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев һәм Казан федераль университеты доценты Раиф Мәрдановларга үзебезнең өйдәге дини китапларны биргән идем. Узган ел “Мәчкәрә укулары” вакытында Ирек Габделхәевич миңа Раиф Фәткуллович җибәргән китапны тапшырды. Аны әйләндереп кенә карадым да өйгә кайткач укырмын дип алып куйдым: анда хатлар тупланган иде. “Нәфисәдән абыем Әхмәтнәгыймгә, Туембаш авылы мулласына” дигән хат мине үзенә җәлеп итте. Әхмәтнәгыйм – минем бабай. Бу хат якынча 1904-1905 елларда язылган. Ул анда энеләре турында да телгә ала һәм абыйларын ниндидер бәйрәмгә чакыра. Мин бу кызның язу осталыгына, җөмләләренең төзеклегенә сокландым. Шул хат нәселемне эзләргә этәргеч булды.

- Ләбүдә апа, музейга ничек килеп кердегез, эшли башлаган вакытларыгызга да тукталыйк әле.
- Дүртенче сыйныфта укыганда, әти мине Казанга милли музейга алып барды. Анда бик зур кырпы (белуга) балыгы күрдем һәм, гомумән, флора фауна бүлегенә исем-акылым китте. Музейда алган тәэсирләр мәңге күңелдә калды, бәлки шул да этәргеч булгандыр. Әмма мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуымны кооперация белгечлеге буенча дәвам иттем, әлеге өлкәдә 24 ел хезмәт куйдым. Профсоюз комитетында эшләгән вакытта ярминкәләргә йөри идек. Иң беренче Болгарга татарлар җыенына барган истә. Без анда сәүдә оештырдык, Янил сельпосы белән бик матур итеп күргәзмәгә татар өе бизәдек. Райпога эшкә барганда музей бинасындагы ремонт-төзелешне күреп: “Эх, бу эш миннән башка башлана бит”, - дип узып китә идем. Музей 1995 елның 9 маенда үзенең ишекләрен ачты. Ә 1996 елда мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Сабитов мине эшкә алды. “Ләбүдә ханым, бу эшнең бер авырлыгы юк, курыкма, монда гел урамда гына йөрисе”, - диде. Чыннан да, музейда утырып, сиңа экспонат та, тарихи материал да алып

килеп бирүче юк икән. Эшли башлаганда музейда 327 экспонат бар иде. Бик күп мәгълүматны газетадан җыйдык, фотографияләр тупладык. Авыл хуҗалыгы тармагына саллы урын бирелде. Иң беренче эш итеп, танылган җитәкчеләрне, төзелешләрне күрсәтеп стенд ясадык. Үзебезгә хезмәтебез бик ошады, әмма Сабадан килгән бер бабай кереп: “Бу кешене монда ник куйдыгыз, ул зират өстенә ферма салды”, – дип, безне сүгеп чыгып китте. Ул вакытта аңа ни дип әйткәнбездер, әмма хәзер җавабыбыз әзер: “Музей – Мактау тактасы түгел. Без бары тик тарихи истәлекләрне саклыйбыз. Ә аңа бәяне сез үзегез бирәсез”. Бүгенге көндә экспонатларның саны 10 меңгә тула, сакларга урын җитми, бина тар. Хәзер музейның дәрәҗәсе зур, күп кеше тарихи ядкәрләрне, сездә саклансын дип, үзләре китерә. Безнең Иван Бектин дигән бик актив танышыбыз бар, ул экспонатларны капчыклап алып килә. Кайлардан таба, шаккатабыз. Һәр экспонат артында аның хуҗалары күз алдына килеп баса. Бер абыйны хәтерлим әле: ул камыт алып килгән иде: “Мин тугыз яшьлек вакытта сыер белән җир сукаладым. Мал тәмам арып, җирдә ята иде, аны торгыза алмыйча, елый-елый, үзем дә йокыга китә идем”, – дип сөйләде. Яшьләр элеккеге эш коралларын белмиләр, аларга аны интерактив күрсәтер өчен зур мәйданнарыбыз юк. Экспонатларны саклау, реставрация ясау урыны да кирәк.

- Коллективыгызда ничә кеше хезмәт куя? Бүгенге көндәге эшчәнлегегез турында да сөйләгез әле.
- Музей ачылган чагында коллективта алты хезмәткәр бар иде, хәзер унөч кеше эшлибез. Бинада унике ел ремонт барды, без алты ел район Мәдәният йортына күченеп тордык. 2010 елда музей кабат ачылды, шул вакытта коллектив та ишәйде. Барлык экспозицияләрне үзебезнең көч белән булдырдык, чөнки белгечләр чакырсаң, бик кыйммәткә төшә иде. Элеккеге татар өен ясаганда бу чаршауларны ничек эләрсез икән дип аптырадылар. Бер авырлыгы да юк, гомер буе авыл өе бизәп яшәгән кеше бит без, дидем. Үзем тегәм, бәйлим, кызларның бөтенесен дә чигәргә өйрәттем. Хәзер кайберләре миннән дә остарак эшли. Татар халкының тамбур чигүен дә яңарттык. Халык ярата, “тере” музей, диләр. Әмма музейдагы экспозицияләр искереп бара, кызыксынган кеше аларны инде кат-кат күрде, шуңа күрә яңалык кертергә кирәк. 1996 елдан бирле җыелган бөтен экспонат, мәгълүматларны “Камис” программасына кертеп барабыз. Шуның ярдәмендә Дәүләт Эрмитажы безнең эшчәнлекне күзәтеп тора, алар белән элемтә тыгыз. Әлеге программа нигезендә башка музейлар да безнең экспонатлардан файдалана ала. Үткән ел Мәскәү өлкәсенең Коломенск туган төбәкне өйрәнү музее белән берлектә итек күргәзмәсе ясаган идек. Алар экспонатларны үзләре килеп алып киттеләр, безне дә чакырдылар. Мин, һәрвакыттагыча, Кукмарада менә шулай эшлиләр, безгә дә килегез, дип сөйләп кайттым. Анда хәтта Вячеслав Зайцевтан да бизәлгән итекләр бар иде. Күргәзмәдән соң алар безгә экспонатлар белән бергә үзләреннән арткан ярдәмче җиһазларны да биреп җибәрде. Шулай ук республика районнары белән дә элемтәдә торабыз. Кем кайсы бәйрәмгә нинди чаралар оештырырга җыена - һәрвакыт уртаклашабыз.
Татар конгрессы туган якны өйрәнүчеләр бүлеге оештырды. Аның беренче съездында Пенәгәрдән Зыятдин Нәҗметдинов, Ятмас-Дусайдан Расил Нәбиев, Байлангардан Рафаэль Ярмиев, Туембаштан Фәрит Вәлиевлар катнашты. Алар белән үзебезгә кайткач та очрашып, кайдан эш башларга кирәклеге турында сөйләштек. Эш башланып китте, районда утызлап авыл тарихы өйрәнелеп, китап булып басылып чыкты. Без һәрвакыт аларга ярдәм итәбез, кирәкле мәгълүматларны табарга булышабыз. Бүгенге көндә райондагы мәчетләр тарихын, халык исәбен алу кәгазьләре өйрәнелә. Исәпкә алу кәгазьләре нигезендә Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәсе тагын да тулыландырылды. Мин аны Төркиягә конференциягә баргач, егерме алты илдән килгән вәкил алдында Әскәр Айтматовка тапшырдым. Ул: “60 яшемә җитеп, миңа мондый бүләк ясаганнары юк иде әле”, - дип рәхмәтен белдерде.

 Тулырак газетабызның 18 октябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев