Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күзлегең нинди: алмы, карамы?

    Кабинетыма бер абзый кергән иде бит. Ярты сәгатькә якын район яңалыклары турында сөйләшеп утырдык. Сөйләшү дип инде... күбрәк бәхәсләшү кебек булды ул

    Иртәдән кәефем яхшы иде. Начар булырга сәбәп тә юк: коллектив бердәм булып эшли, югарыдан җиткерелгән планнар үтәлә, инде елның беренче җиңүе дә - кулда. “Бәллүр каләм” алуыбызны әйтүем... Әмма төшке ашка кайтканда, кәефем юклыгын сизеп алдым. Нәрсәгә борчылдым икән соң? Күңелемнән дүрт сәгать эчендә булган хәлләрне бер-бер артлы барлап чыктым. Тәк, эшкә килдем, компьютерны кабызып, килгән хатлар белән таныштым. Сайтка кереп, кичә күпме кешенең социаль челтәрләребездә кунак булуын тикшердем. Тырышкан Эльвира, 2200дән артык абүнәчебез сайт яңалыклары белән танышкан. Аннан газетаның киләсе санын хәзерләү эшләре башланды. Барысы да көйле генә барды ләбаса.

    Тукта әле, кабинетыма бер абзый кергән иде бит. Ярты сәгатькә якын район яңалыклары турында сөйләшеп утырдык. Сөйләшү дип инде... күбрәк бәхәсләшү кебек булды ул. Һәр нәрсәгә үз каланчасыннан чыгып бәя бирә  икән бу абзый. Һәм шуны әйтергә кирәк: әйләнә-тирәбездә барган эшләрнең күбесе ошамый аңа. Кукмараның Нурминкә ярларын төзекләндерү өчен нигә шулкадәр акча түгәргә кирәк иде, барыбыр 3-4 елдан агач басмалар каралып, ямьсезләнеп бетәчәк, ди абзыем. Сабантуй урынындагы төзелешләр дә эчен пошыра икән, янәсе, бер көнлек бәйрәм өчен нигә шулкадәр чиләнергә?  Үзәк урамнарда тротуарларга брусчатка җәюне дә хупламый, асфальт түшәсәң дә ярар, арзангарак төшәр иде, ди. Җиңү паркындагы үзгәрешләргә дә үз мөнәсәбәтен белдерде: яшьләр өчен кирәк дип, нигә шулкадәр акча сарыф итәргә әле, алар инде болай да эшләмичә, күңел ачарга гына күнеккән. Газетабыз хакында да тәнкыйть сүзләре яңгырады. Кыскасы, минем фикерләргә колак салып та тормады, аның үз туксаны туксан иде. Бүлмәмнән дә җиңүче кыяфәтендә чыгып китте, үзе генә түгел, минем энергиямне дә ияртте... Менә нәрсә кырган икән кәефемне!

    Кызганычка каршы, арабызда һәр эшкә кара күзлектән караучылар аз түгел. Районда нинди генә зур эшкә тотынсалар да – төзекләндерүме ул, йә булмаса берәр төзелешме – шунда ук тискәре мөнәсәбәтен белдерүчеләр табыла. Әле менә үзәк урамнарга күпләп агач утыртылгач та, зарларын белдерүчеләр булды, янәсе, үсентеләрнең кәүсәләре туры түгел, алар урынына җиләк-җимеш агачлары утыртылса, яхшырак булыр иде. Юк, моны үзе шул эш эчендә кайнаучылар сөйләми, читтән күзәтүчеләр акыл сата. Башкалар эшләгәннән гаеп табу җиңел бит.

    Әлбәттә, һәр нәрсәгә ал күзлектән карау да дөрес булмас иде. Тормыштагы авырлыкларны инкарь итеп булмый: кемдер эш таба алмый, кайберәүләргә хезмәт хаклары вакытында түләнми, түләнсә дә, очын-очка ялгарга да җитми. Социаль проблемалар да җитәрлек. Әнә ягулык материалларына бәяләр сикерде, кибетләрдә  продукция хакларының күтәрелүен көт тә тор. Муеннан кредит бурычына баткан кешеләрнең дә үз хәле. Тормыш-көнкүрешебездәге авырлыкларны, җитешсезлекләрне күрмәмешкә салышу яки, борынга ал күзлек элеп, начарны яхшы дип расларга тырышу башын комга яшергән тәвә кошын хәтерләтер иде. Моннан әле берәүгә дә файда булганы юк.

    Әмма... җитешле тормышта яшәп тә, зарланырга яратучылар күп бит. Әле беркөнне дә бер танышым белән сөйләшеп тордык. Үз йортлары белән яшиләр, берничә ай элек өйләнгән улларына бер бүлмәле фатир алып биргәннәр, үзләре, яңа гына парлап, шифахәнәдә ял итеп кайтканнар. Машинасы, өр-яңа булмаса да, чит илнеке. Барыбер зарлана, акча җитми, ди. Мин аннан, бик күп акчаң булса, нишләр идең, дип сорадым. Төпле җавап бирмәде, акчасы булса, тотар урыны табылыр иде әле, дию белән чикләнде. Күрәсең, әллә ни зур хыялы да юк иде бугай.

    Бер җыелышта Олыяз җирлеге башлыгы Рамил Мәликов үз чыгышын:

    - Тормышыбыздан канәгать булып, күбрәк шөкер итеп яши белсәк иде, - дип тәмамлаган иде. Килешәм, күбебезгә шушы сыйфат җитеп бетми. Нигәдер күзлекнең карасын сайлыйбыз. Шуңа тормышның матур яклары, шатландырырлык эш-гамәлләр күләгәдә кала. Һаман кемнедер сүгәбез, гаеплибез.

     Күзлекнең агын аласы иде безгә. Шул чагында яхшысы – яхшы, начары начар булып күренер иде. Һәр башкарылган эштән гаеп эзләп тә йөрмәс идек.

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: