Кызым вербовкага эләкте, нишләргә?
«Вербовка», «вербовать итү» дигән төшенчәләрне еш ишетәбез, ләкин асылда аның аянычлы нәтиҗәләргә китерүче зур афәт икәнен белмибез шул, җәмәгать. Бу хакта тулырак мәгълүмат алыр өчен без район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Нургалиевка мөрәҗәгать иттек.
Тыйнак, ипле, яхшы билгеләргә укучы яшүсмер кыз үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк егет белән очраша башлый. Берникадәр вакыттан соң, кыз бала өеннән кача һәм шикле авантюраларда катнаша башлый. Әлеге ситуация тормыштан алынган һәм аның ахыры бик аянычлы төгәлләнә. Яшүсмер вербовкага эләгеп, җинаять кылуга барып җитә. Ата-ана кая караган соң, диярсез? Яшүсмернең үз-үзен тотышына да игътибар итмәгән мени? Бәлки, артык ышану да дөрес булмагандыр? Бу хакта тулырак мәгълүмат алыр өчен без район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Нургалиевка мөрәҗәгать иттек.
— Рамил Ришатович, яшүсмернең вербовкага дучар булуын ничек аңларга?
— Тикшерү-суд практикасы күрсәткәнчә, 14-18 яшьтәге буын аеруча куркыныч зонада тора, чөнки бу чорда кеше психикасы формалаша. Шуңа күрә, ата-аналарга балага аеруча игътибарлы булу зарури. Деструктив төркемнәрдә катнашу билгеләре булып түбәндәге фактлар тора: яшүсмернең үзбәясе түбән һәм төркемгә керүгә ихтыяҗы зур, ул агрессив була башлый, дөньяны яхшыларга һәм начарларга катгый бүлә, еш кына социаль-сәяси һәм дини темаларга кагыла, әңгәмәдә түземсезлек белән билгеләре белән чиктән тыш фикерләр әйтә, бәхәсләрдә бик кискен була башлый. Шулай ук, социаль читләшү, тормыш перспективасын югалту хисе һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен җәмгыятькә проекцияләү омтылышы барлыкка килә. Моннан тыш, кием стиле, сөйләме кискен үзгәрә: радикаль мөхиттә популяр булган аерым брендларга, экстремистик идеологияле субкультураларга хас символикалы киемнәргә өстенлек бирүе ихтимал. Компьютерда экстремистик эчтәлекле текстлар, роликлар һәм сүрәтләр (тыелган оешмаларның символикасы һәм башкалар) белән сакланган күп төрле файллар табылырга мөмкин. Иң мөһиме — интернет-псевдонимнар, социаль челтәрдәге язылулар, парольләр милләтчелек характерында булырга мөмкин. Гомумән алганда, яшүсмер ялгызлыкка омтыла, кинәт кенә компьютерын пароль белән чикли, зарарлы гадәтләре һәм мавыгулары арта ала. Спорт белән кискен мавыга башлауга да игътибарлы булырга кирәк. Күбесенчә ул башка милләт вәкилләренә каршы көч куллану өчен «формада» булырга кирәклеге белән дәлилләнә.
— Экстремизм пропагандасы йогынтысына эләгү куркынычын киметү өчен ата-аналарга нишләргә?
— Иң элек бала белән сөйләшергә кирәк. Ата-аналар баланың кем белән аралашуын, аның вакытны ничек үткәрүен һәм аны нәрсә борчыганын белергә тиеш. Исегездәме, террорчылыкның «вәгазьчеләре» яшүсмерләр психологиясендә бик яхшы ориентлашалар һәм яшьләргә дөнья социумының пәрәвезен аңлау авыр икәнен беләләр. Шуңа күрә җай булганда бала белән дөньядагы сәяси, социаль һәм икътисади хәлләр, милләтара мөнәсәбәтләр турында фикер алышуны кагыйдә итеп тотыгыз. Шул рәвешле сез балага һәр нәрсәнең асылын аңларга ярдәм итәрсез. Моннан тыш, баланың ялын тәэмин итегез: спорт секцияләре, мәктәптәге кызыксыну түгәрәкләре, иҗтимагый оешмалар һәм хәрби-патриотик клублар баланың үз-үзен күрсәтүе өчен менә дигән мөмкинлек булып тора, аның аралашу даирәсен сизелерлек киңәйтәчәк. Шулай ук баланың нинди тапшырулар каравына, нинди китаплар укуына, нинди социаль челтәрләрдә теркәлүенә һәм сайтларда булуына игътибар итегез.
— Әгәр ата-ана яшүсмернең экстремизм йогынтысына эләгүеннән шикләнсә, моңа билгеле бер сәбәрләр булса, нишләргә?
— Беренче чиратта, аның мавыгуын һәм төркем идеологиясен катгый рәвештә гаепләмәгез, ә экстремистик уйларның сәбәбен ачыкларга тырышып карагыз, аның ни өчен кирәклеге хакында фикер алышыгыз, уңай һәм тискәре якларын билгеләгез. "Контрпропаганда«ны башлагыз! Асылы шул — әгәр бала яхшы билгеләргә укыса, ул үз эшенең чын профессионалы булып өлгерер һәм артыннан башкаларны да ияртер, дигән тезис. Тарихка нигезләнеп, балага төрле раса, милләт һәм дин кешеләренең үзләре һәм җәмгыять файдасына ирешкән уңышлары хакында күбрәк сөйләгез. Яшүсмернең аңа тискәре йогынты ясый торган танышлары белән аралашуын чикләгез, төркем лидерыннан аерырга тырышыгыз. Исегездә тотыгыз: яшүсмер белән аралашу артык бәйләнчек булырга тиеш түгел, чөнки мондый тактика төгәл протестка әйләнәчәк. Әгәр яшүсмер контактка бармый икән, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүегез сорала.
— Яшүсмерләрне «вербовать итү» өчен җаваплылык каралганмы?
— Россиядә экстремистик юнәлештәге җинаятьләр өчен җаваплылык катгыйландырылган. Бу экстремистик юнәлештәге җинаятьләр Составы Россия Федерациясе Җинаять кодексының 280 матдәсендә (экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашыруга гавами чакырулар), 282 матдәсендә (нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү), 282.1 матдәсендә (экстремистик бергәлек оештыру), 282.2 матдәсендә (экстремистик оешманың эшчәнлеген оештыру), 357 матдәсендә (геноцид) һәм башка җинаятьчел гамәлләр чагыла. Балаларыгызга игътибарлы булыгыз, аларга экстремистлар һәм террорчылар коралы булырга ирек бирмәгез!
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев