Кушаматың матур, кемнәр таккан: кукмаралылар кушаматлары турында сөйләделәр
Элегрәк авылларда һәр нәселнең үзенә генә хас кушаматы булган. Ул кушамат, буыннан-буынга күчеп, ниндидер истәлек сыман сакланып килгән.
Татар авылларында кушаматлы кешеләр хәзер бик аз, дисәң дә була. Ә менә керәшен, удмурт халкы яшәгән авылларда бу күренеш әле дә күзәтелә. «Кушаматсыз керәшен булмый», — дип әйтергә ярата алар. Сүз дә юк, кемгәдер «ябышкан исем» ошамый, хәтта үпкәләүчеләр дә бар, ә кайберәүләр, киресенчә, кушаматы турында горурланып сөйли. Әлеге кызыклы темага район халкы белән аралаштык.
Фәһимә ЗИННӘТОВА, Купка:
— Хәзер безнең кушаматларны бик әйтмиләр инде. Ул бит кушамат үзеннән-үзе килеп чыга. Бер туганыбыз кечкенә чагында үзен мин солдат абый дип әйткән дә шуннан «Солдат абый» булып калган. Олыгайгач та, кайчакта шул исем белән эндәшеп куябыз. Әле балаларга сөйләгәндә дә солдат абыегызның малае дип әйтеп җибәрәм. Бөтенесе аңлый. Менә минем әбине олы улым кечкенә вакытта «кака» әби, ди иде. Ни өчен шулай әйткәнен беребез дә аңламадык. Әллә конфет биргәнгә, әллә әшәке дигән сүзе булганмы... Шуннан соң Дилбәр әбигә «Кака әби» дигән кушамат ябышып калды. Үзе дә ачуланмады, олы кешеләр дә шулай дип эндәшә иде.
Анатолий ЛЕОНТЬЕВ, Югары Чура:
— Безнең кушамат бабайдан калган: «Ахмак». Килеп чыгу тарихы да кызыклы. Бабай 1 сыйныфта укыганда соравына җавап бирә алмагач, укытучы аңа: «Ахмак!» — дигән. Шуннан ябышып калган. Ләкин безнең бабай — сугышта катнашкан, ике тапкыр яраланган, командир булган кеше. Бабайга кадәр «Күзикмәкләр» булганбыз. Анысының каян килеп чыкканын төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки күп итеп күзикмәк (кыстыбый) пешергәннәрдер, я бу ризыкны бик яратканнардыр. Без инде «Ахмак» булып үстек. Бу исемгә ачуланмыйбыз да, әле алга таба да яшәтәсе иде. Оныгымнан: «Син кемнәрнеке?» — дип сорагач, «Ахмакларныкы», — дип җавап бирә. Хәзер бу кушамат бераз үзгәрде, миңа «Акыллы ахмак», диләр.
Зөлфия АЗИНА, Поршур:
— Безне «Баканыкылар», диләр. Әнинең энесе, җырчы Иван агай бар иде. Бик матур җырлый иде ул. Менә шул бака сыман матур җырлаганга, шундый кушамат такканнар. Бакыйлыкка күчте инде. Хәзер дә «Баканыкылар» дип сөйләшәләр, үзебезгә дә бик ошый, үпкәләмибез дә. Киресенчә, бу кушаматыбызда абыйның даны, истәлеге саклана дип уйлыйбыз.
Илдар ГАЛИЕВ, Кукмара:
— Мәктәптә укыганда волейбол, баскетбол уйнадым. Грециянең баскетбол командасында Галеф фамилияле уенчы бар иде. Ул минем шикелле җирән чәчле булганга, фамилиямә охшатып, «Галей» дигән кушамат тактылар. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, бу исем онытылды. Мине хөрмәт итә торган өлкәннәр «Золотой Илдар» дип йөри башладылар. Шуннан «Золотой Илдар» булып калдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев