Купка авылында капиталь ремонттан соң «Сандугач» балалар бакчасы ачылачак
Коллективта мөдир белән бергә биш кеше хезмәт куя: тәрбияче, кече тәрбияче, пешекче һәм каравылчы.
Балалар өчен уңайлы шартлар тудыру — авылның киләчәге турында кайгырту дигән сүз. Быел Купкада бу юнәлештә зур эш башкарылган: биредәге «Сандугач» балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән.
Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында тора. Яңартылган бина тиздән үзенең нәни хуҗаларын каршы алырга әзерләнә.
Без бирегә килгән вакытта бакча коллективы соңгы әзерлек эшләре белән мәшгуль иде. Тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләр бердәм булып бүлмәләрне җыештыра, тәрәзәләрне юа, һәр почмакны тәртипкә китерә. Алга таба шундый ук эшләр территориядә дә көтелә. «Сөенә-сөенә эшлибез», — диделәр алар бер тавыштан.

Шулай булмый ни, капиталь ремонттан соң, бакча танымаслык булып үзгәргән. Якты, иркен бүлмәләр заманча итеп төзекләндерелгән, хезмәткәрләр һәм нәниләр өчен уңайлы шартлар тудырылган.
— Балалар бакчасы 1994 елда ачылган, бинасы бик тузган иде. Түбәсендәге шиферлар ярылып, кар-яңгыр сулары үтте, нигезеннән суык керде. Шуңа күрә бу ремонтны бик көттек. Ниһаять, район җитәкчелегенең ярдәме белән бәхет елмайды — үткән елның ноябрь аенда төзекләндерү эшләре башланып китте. Төзелеш оешмасы егетләренең тырышлыгы белән иске бина заманча төс алды. Аның эчке һәм тышкы өлеше танымаслык булып яңарды. Бөтенләй икенче проект белән үзгәртелеп, аерым бүлмәләр эшләнде. Бина эчтән һәм тыштан җылытылды, җылытыла торган идәннәр җәелде, пластик тәрәзәләр, яңа ишекләр куелды, бинаның стеналары матур төсләргә буялды, барлык инженерлык челтәрләре алышынды. Бу үзгәрешләрнең барысы да авыл халкының күз алдында башкарылды, һәркем сөенеп кабул итте, хәтта кереп карап, кызыксынып тордылар, — дип сөйләде бакча мөдире Фәнзилә Закирова.

Фәнзилә Фәнил кызы әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен инде 21 ел дәвамында җитәкли. Коллективта мөдир белән бергә биш кеше хезмәт куя: тәрбияче, кече тәрбияче, пешекче һәм каравылчы. Бакча унбиш балага исәпләнгән, биредә тәрбияләнүче сабыйларның саны да унбиш икән, аларның барысы да шушы авылныкылар. Бакчаның исеме дә бик матур — «Сандугач». Яңартылган бинаның стенасын бизәп торган сандугач рәсеме әлеге исемгә аерым бер ямь өсти.
Гөлсәрия Шакирова, тәрбияче:
— Купкага килен булып төшкәч, әлеге балалар бакчасында эшли башладым, бу вакытлардан бирле 15 ел гомер үтеп тә киткән. Җитәкчеләр тарафыннан авыл җирлекләренә шундый зур игътибар булуына шатланабыз. Мондый шартларда хезмәт кую — зур бәхет. Әти-әниләр дә балаларын бик риза булып йөртерләр дип уйлыйм, чөнки монда тәрбия алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәһәрне сайлаганчы яшьләр авылдагы мөмкинлекләргә игътибар итсеннәр иде. Мәсәлән, мин — Кукмара кызы, әмма бирегә килен булып килгәнемә бер дә үкенмим. Үзебезнең өч балабыз да шушы бакчага йөрде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев