Кукмарда яшәүче мошенникларга бер миллион сумнан артык акча күчергән
Хәзерге вакытта әлеге хатын-кызның шактый югары процентлар белән өч кредиты бар.
Шушы көннәрдә бер райондашыбыз мошенниклар капкынына эләгә. Аңа 1 миллион 11 мең сумлык зыян килә.
Кукмарада яшәүче 65 яшьлек Мәликә ханым (исеме үзгәртелде) белән очраштык. Ул безгә үзе белән килеп чыккан аяныч хәлне сөйләде, алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр корбаны булмас өчен, райондашларны сак булырга чакырды.
«12 июньдә көндезге сәгать уникеләрдә кәрәзле телефоным шалтырады. Алдым. Элемтәнең икенче очындагы хатын-кыз үзен МТС элемтә операторы хезмәткәре дип таныштырды, тиздән СИМ-картаның гамәлдәге вакыты чыгачагын, аны „яңартырга“, ә моның өчен СМС-хәбәр белән килгән кодны әйтергә кирәклеген ирештерде. Шалтыратучыга саннарны җиткердем дә, аралашу өзелде. Шуннан соң икенче бер абонент номерларыннан СМС-хәбәрләр алдым. Аларда: „Кредит рәсмиләштерү өчен заявка юлланган. Әгәр моны сез башкармагансыз икән, хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтырату мөһим“, — дип язылган иде. Алга таба миңа икенче бер номердан элемтәгә чыктылар. Шалтыратучы үзен Дәүләт хезмәтләр порталы хезмәткәре дип әйтте. Ул миңа мошенникларга эләгүем, Үзәк Банкның иминлек хезмәтенә һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген озак итеп аңлатты, мине алар белән элемтәгә үзе кертәсен җиткерде», — дип башлады ул үзенең сүзен.
Мәликә ханымга шалтыратулар дәвам итә. Берсе, чыннан да, үзен — Россия Үзәк Банкының иминлек хезмәткәре, икенчесе Россия Федераль иминлек хезмәтенең өлкән тикшерүчесе дип атый. Алар райондашыбызга ике арадагы аралашу турында кешегә әйтмәскә, җинаятьченең эзенә төшү өчен, аның үзенә кредит алырга һәм имин резерв счетына күчерергә куша.
«Бер банктан — 381, икенчесеннән — 300, ә өченчесеннән 260 мең сум кредитның минем исемгә рәсмиләштерелүен һәм әлеге банклардан шушы ук суммаларга кабат кредит алырга кирәклеген әйттеләр. Бар сүзләрен тыңладым һәм алар кушканча эшләдем. Кредитның өчесен дә кассадан акчалата алдым. Беренче кредитны рәсмиләштергәннән соң, яңа „таныш“ сүзе белән махсус кушымта йөкләү мөмкинлеге булган кәрәзле телефон, аңа яңа СИМ-карта алдым. Ул 10 мең 990 сумга төште. Алга таба 13 июньдә ватсап мессенджерыннан аудиошалтырату булды, алар әйтүе буенча, Кукмарадагы бер кибеткә кердем, андагы банкоматтан 361 мең сум акчаны яңа танышлар әйткән счетка күчердем. 14 июнь көнне кабат шундый ук схема белән 300 мең сум җибәрдем. Шул ук көнне һәм әлеге банкоматтан тагын үземнең җыйган 90 мең сум акчамны да салдым. Монысын исә миңа үзегезнең корреспондент счетын ябарга кирәк, счетта акча калырга тиеш түгел дип аңлаттылар. Өченче кредитны мин Нократ Аланындагы банктан рәсмиләштердем һәм андагы банкоматтан 260 мең сум күчердем», — ди Мәликә ханым.
Зыян күрүченең элегрәк тә мошенниклар турында ишеткәне булган.
«Әмма кайчан да булса аларның корбанына әйләнермен дип, бөтенләй уйлап карамадым. Бу очракта да таныш түгел кешеләрнең телефонга шалтыратуы, акча күчерүләрем турында улыма сөйләгәнче, үземне банк һәм федераль иминлек хезмәткәре белән аралашам дип белдем. Чөнки аларның һәр сүзе ышандырырлык, төгәл иде. Улым күзләремне ачты да бит, хәзер инде соң. Үз кулларым белән 1 миллион 11 мең сум акчаны кырыгалдарларга күчердем. Шуның өчесе — кредит, аларны бит әле ничә ел дәвамында зур процентлар белән түләргә кирәк. Бар ышаныч — полиция хезмәткәрләрендә. Аларга килеп, һәммәсен сөйләп бирдем. Җинаятьчеләрне табарлар дип өметләнәм», — ди ул.
Илгиз Әхәтов, район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары:
Быелның 5 аенда район эчке эшләр бүлегендә 51 — мошенниклык, банк счетыннан акча урлауның 9 очрагы теркәлде. Халыкка килгән зыян — 13 миллион 517 мең 469 сумнан артык. Июнь аенда 9 кешенең Дәүләт хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетына үтеп керделәр, 4 кеше алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр корбаны булды. Зыян — 1 миллион 100 мең сумнан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев