Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарарада “Ышаныч телефоны” акциясе үткәрелде

Ышаныч телефоны хезмәтләрендә махсус өйрәтелгән психологлар эшли һәм аларга һәр кеше мөрәҗагатъ итә ала

“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Йолдыз Вафиналар 4нче урта мәктәп волонтерлары белән берлектә балаларга карата рәхимсез мөгамәләгә каршы көрәш буенча “Ышаныч телефоны” темасына акция үткәрделәр. 

Акциянең максаты – балаларны авыр тормыш хәлендә калганда ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә өндәү. Һәр кеше нинди дә булса проблема белән очраша. Ышаныч телефоны мондый ситуациядә ярдәм итә, ниләр булганын ачыкларга һәм нинди адымнар ясарга кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә. Бу дөньяда ышаныч телефоны бик популяр. Балаларга, яшүсмерләргә бу хәлдә үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлата. Ышаныч телефоны хезмәтләрендә махсус өйрәтелгән психологлар эшли һәм аларга һәр кеше мөрәҗагатъ итә ала.

Шалтыратучының яше, яшәү урыны, сәламәтлеге мөһим түгел. 
Белгечләр волонтерлар белән берлектә Кукмара урамнарында ышаныч телефоны турында мәгълүмат урнаштырдылар. Мәгълүмати буклетлар 50гә якын балага таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев