Кукмараның «Салават күпере» балалар бакчасы 50 еллык юбилееен билгеләп үтте.
50 ел дәверендә башлангыч тәрбия бирү йортының алга киткән вакыты да, үсеш тизлеге бераз кимегән чоры да күзәтелә.
Кукмараның «Салават күпере» балалар бакчасы 50 еллык юбилееен билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә балалар бакчасы меңләгән балага башлангыч тәрбия биргән, ата-аналарның таянычы, беренче ярдәмчесе булып торган. Буыннар чылбыры үзгәреп, элек үзләре йөргән бакчага хәзер инде дәү әни, дәү әтиләр оныкларын алып килә.
140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын 1967 елда - Совет властеның 50 еллык юбилеена салырга планлаштырылган була. Ләкин бу эш ниндидер сәбәпләр аркасында кичектерелеп килә. Бары тик 1972 елда гына Кукмара бистәсендә базар белән рәттән ике катлы бина сафка баса. Шул ук елның 3 апрелендә 6нчы номерлы тегү фабрикасы канаты астында балалар бакчасы эшли башлый. Мөдир итеп Әлфия Шәймәрданова билгеләнә.
Тиз арада гына салынган балалар бакчасында хезмәткәрләргә дә, балалар өчен дә уңайлыклар аз була.
Беренче тәрбияче булган Нурзия Бариева шул вакытларны хәтерендә яңартты:
«Беренче төркем – 27 баланы кабул иттек. Мин эшли башлаганда садикның ишегалдында берни юк, бары тик шомартылмаган такта белән койма ясап әйләндереп алынган иде. Ишегалды уртасында түшәм җәя торган зур төзелеш плитәсе. Балалар белән шунда утырабыз, шунда уйныйбыз. Бераз соңрак ком тартмалары ясап китерделәр. Шул елны Ставрополь өлкәсеннән педучилище тәмамлаган дүрт кызны эшкә дип кайтардылар. Татарча бер авыз сүз белмәсәләр дә, бик булган, төгәл, кеше өчен җаннарын да кызганмый торган кызлар булып чыкты алар», - диде ул.
Балалар бакчасында ел ахырына 6 төркем җыела, нәниләр саны 150гә җитә, шул исәптән 20се - бер яшькә кадәрле, яслегә йөри торганнар. Бер төркем хәтта төн кунарга кала торган була. Монда күбрәк тегү фабрикасында эшләүчеләрнең балалары йөри.
Шул елларда шәфкать туташы булып эшләүче Нина Камалованы, нәниләрнең сәламәтлеген кайгыртып тору өчен, бирегә җибәрәләр.
«Монда эшкә урнашканда ике төркем, берсе – 2-3 яшьлекләр, икенчесе – атна буена шушында кала торганнар. Атналык төркем өчен мөмкинлекләр яхшы иде, кием-салым да күп, балалар оҗмахта яшәделәр. Ләкин тулаем алганда садикның килеп җитмәгән яклары күп булды. Яз җитеп, кояш карауга, түшәм ярыкларыннан сумала ага башлады. Һәр көн иртән, балалар килгәнче, керосин белән шул сумалаларны сөртеп, юып чыга идек. Медицина кирәк-яракларын Казаннан үз көчем белән ташырга кирәк булды. Безнең коллективта ул елларда шулхәтле татулык иде. Бу - идән юучы, бу - кече тәрбияче дип аеру булмады. Тегү фабрикасы күмәк эшләргә гел чакырып торды: чөгендер дә утадык, бәрәңге дә алдык, салам эскерте куярга да бардык. Эшләгән вакытта өлкәннәр безне дә хезмәткә өйрәтте», - диде ул.
Әлбәттә, 50 ел дәверендә башлангыч тәрбия бирү йортының алга киткән вакыты да, үсеш тизлеге бераз кимегән чоры да күзәтелә. 27 кешегә исәпләнгән төркемдә 37шәр бала йөргән вакытлар да була, «Чулпан» балалар бакчасы ачылгач, якын-тирәсендә яшәгән балаларны шунда күчерәләр. 90-нчы еллардагы үзгәреш чорында балалар булмау сәбәпле, ике төркемне ябарга мәҗбүр булалар.
2013 елдан бүгенге көнгә кадәр балалар бакчасын Лилия Каюмова җитәкли. Хәзерге вакытта башлангыч тәрбия бирү үзәгендә 6 төркемдә 124 бала тәрбияләнә. Өйрәнү дәресләре рус һәм татар телендә алып барыла, өстәмә рәвештә инглиз теле бирелә, шахмат түгәрәге эшли.
«Салават күпере» коллективы район, республикакүләм бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннарга лаек була. Аны даны елда да федераль һәм республика грантлары отып, зурлар һәм балалар өчен милли күлмәкләр, 4 телдә сәламләү баннерлары, милли киемле курчаклар, балалар өчен дидактик материаллар, интерактив такта сатып алына.
Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев