Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның күппрофильле лицеенда Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды

Кукмара, Биектау, Балтач, Байлар Сабасы, Арча районнарыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Уржум шәһәреннән килгән 10 команда үзара көч сынашты.

Кояшлы, матур көнне Кукмараның күппрофильле лицее интеллектуаль спорт төрен сөюче төрле яшьтәгеләрне үзенә җыйды. Биредә бүген Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды. 

Кукмараның күппрофильле лицеенда Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды

Әлеге чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Шахмат федерациясе вәкиле, шахмат буенча Халыкара спорт мастеры Илдар Низамов, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, спорт ветераны Артур Зәкиев, күппрофильле лицей директоры Любовь Степанова, 1нче категорияле спорт судьясы Эдуард Данилов һәм турнирны оештыручылар — Рафаэль Головның улы Руслан Голов, мәрхүмнең кызы Регина Шаһабиева үзенең гаиләсе белән катнашты.

«Без шахмат тарихының яңа битен ачабыз. Шахмат буенча командалар арасында ярышны яңа форматта үткәрәбез», — дип башлады турнирны Артур Зәкиев.

Кукмараның күппрофильле лицеенда Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды

Кукмара, Биектау, Балтач, Байлар Сабасы, Арча районнарыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Уржум шәһәреннән килгән 10 команда үзара көч сынашты.

«Тәүге тапкыр оештырылган мондый турнир дәвамлы булыр, күркәм традициягә әверелер дип уйлыйм. Рафаэль Голов белән үзем шәхсән таныш идем. Бик якты кеше иде ул. Эшчәнлеген балаларының дәвам итүе, шахматчыларга үсәргә булышуы, этәргеч бирүе олы хөрмәткә лаек», — диде республиканың Шахмат федерациясе вәкиле, шахмат буенча Халыкара спорт мастеры Илдар Низамов.

Кукмараның күппрофильле лицеенда Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, районда һәрдаим төрле ярышлар һәм турнирлар уздырыла, спорт корылмалары төзелә, Кукмарада 20 төрле спорт төре үсеш ала.

Биектаудан спорт ветераны Павел Иванов белән дә аралашып алдык:

«Әтиемнең энесе 10 яшьләрдә шахмат уйнарга өйрәтте дә шуннан бирле әлеге уеннан аерылганым юк. Бу турнирга районыбыздан дүрт кеше килдек. Шахматны бик яратабыз. Бер ярыштан да калганыбыз юк, һәрберсендә актив катнашабыз», — диде ул.

Манзарас мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зөләйха Хуҗина да шахмат белән 10 яшеннән яратып шөгыльләнә икән.

«Шахмат уйнау сәләтем әтием Таһирдан күчкән. Күппрофильле лицейга Владислав Абдуловка шахмат түгәрәгенә йөрдем. Шахмат буенча Татарстанда 3 тапкыр чемпион, Россия буенча Беренче лигада 1нче урын, төрле турнирларда күп тапкыр призлы урыннар алдым. Бүген командабыз белән беренчелекне яуладык», — дип сөйләде ул.

Кукмараның күппрофильле лицеенда Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды

Кукмара тегү фабрикасының элеккеге директоры, Шахмат Федерациясенең Кукмара районындагы беренче Президенты Рафаэль Голов истәлегенә турнирның үзе белем алган уку йортында үткәрелүе юкка түгел. Аның турында әйтелгән җылы сүзләр, истәлекләр рухына дога булып ирешсен иде.

7сәгать дәвамында сизелмичә дә үтеп киткән кискен ярышлардан соң уен нәтиҗәләре дә билгеле булды. Кукмаралылар булдырды, районыбыз данын яклаган өч команда арасыннан икесе призлы урын яулады.

Кукмараның күппрофильле лицеенда Рафаэль Голов истәлегенә тиз шахмат буенча турнир узды

Команда зачетында:

1нче урын — «Кукмор-юниор»;
2нче урын — «Кукмор-1»;
3нче урын — «Арча».

Шәхси зачетта:

1нче такта

1нче урын — Нурлан Хисмәтов («Кукмор-юниор»);
2нче урын — Александр Васильев («Кукмор-1»);
3нче урын — Никита Милютин («Пешка»).

2нче такта

1нче урын — Сәлим Рәхмәтуллин («Кукмор-юниор»);
2нче урын — Марат Рәхимов (Бәрәңге районы);
3нче урын — Марат Закиров («Кукмор-1»).

3нче такта

1нче урын — Артур Евдокимов («Кукмор-юниор»);
2нче урын — Әлфия Гыйлаҗева (Кукмор-1«);
3нче урын — Павел Иванов (Биектау районы).

4нче такта

1нче урын — Зөләйха Хуҗина («Кукмор-юниор»);
2нче урын — Данил Рәхимов (Арча районы);
3нче урын — Константин Григорьев («Пешка»).

фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев