Кукмараның күпфункцияле үзәге белгече Эльмира Гыйзәтуллина: Безгә психолог та, сабыр да булырга туры килә
Вахит авылында туып-үскән, Байлангарда тормыш итеп, ире Азат белән ике ул үстерүче Эльмира – белеме буенча укытучы.
Хезмәттәшләрең беравыздан безнең белемле, иң яхшы белгечләребезнең берсе ул, аңа һәрвакытта таянырга була, ярдәмчел дип мактап торганда, әлбәттә, хезмәт елларыңның бушка үтмәвен аңлыйсың. Кукмара күпфункцияле үзәкнең әйдәп баручы белгече Эльмира Гыйзәтуллина турында биредәге егет-кызлар нәкъ менә шушы фикердә.
Эльмира эшли башлаган чорларда кадастр палатасы дип аталган халыкка хезмәт күрсәтүче әлеге оешма күпфункцияле үзәк исемен алгач, халык өчен уңай булса да, аның хезмәткәрләре өчен эш “фронты” артты. Чөнки районыбызда яшәүчеләр хәзер теге яки бу документын эшләтеп алу өчен башка оешма-учреждениеләргә барып тормыйча, әлеге үзәккә мөрәҗәгать итеп, барысын да алар аша рәсмиләштерә.
– Бүгенге көндә 300 төргә якын хезмәт күрсәтәбез, – ди Эльмира. – Һәркемне игътибар белән тыңлап, гозерен тиешле вакыт аралыгында хәл итәргә тырышабыз. Үз вакытына сыешмау дигән әйбер берничек тә була алмый. Эш сәгате тәмамланыр алдыннан гына “тәрәзә”безне кагучыларны да, юк-бар йомыш белән килмәгәнен яхшы аңлап, кире бормыйбыз.
Тормыш үзгәреп торганлыктан, аларның хезмәте яңа законнар, кагыйдәләрдән хәбардар булуны да, гомумән, һәр тармакның нечкәлекләрен белүне дә таләп итә.
“Өйрәнәбез инде, тырышабыз, – дип, тыйнак кына елмая Эльмира. – Көн саен иртәнге якта җитәкчебез Лилия Минемуллина бүлмәсендә унбиш минутлык киңәшмә үтә. Анда тиз генә бер-беребезне үзгәрешләр белән таныштырабыз. Эш вакытында да аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда, үзара ярдәмгә киләбез. Дус, тату, бердәм булып эшләгәндә авырлыклар сизелми ул”.
Вахит авылында туып-үскән, Байлангарда тормыш итеп, ире Азат белән ике ул үстерүче Эльмира – белеме буенча укытучы. Сигез ел Янилдәге аграр көллияттә егет-кызларга белем биргәннән соң, бирегә эшкә күчкән. Хезмәт юлының икенче борылыш алуына һич тә үкенми ул. Беренче көннәреннән үк аның асылына төшенә.
– Безгә психолог та, сабыр да булырга туры килә, – ди ул. – Төрле кеше бар, бик гади генә документ эшләтергә килүче зур тавыш чыгарырга, нәтиҗәдә аңлашылмаучылыклар булу сәбәпле, аңа хезмәт күрсәтү вакыты озакка сузылырга мөмкин. Яисә шундый катлаулы эш белән йөрүче бер-ике сүз белән генә мәгънәсен аңлатып бирә алса, тиешле документларны тутыруны берничә минутта төгәлләргә була.
Эльмираның хезмәтендә төп таянычы тормыш иптәше Азат дип әйтү һич хата булмас. Чөнки иртә-кич ул аны авылдан алып килә. Кичке якта эш вакыты ярты, берәр сәгатькә сузылса да, сабыр гына көтеп ала. Ә өйгә кайткач, аларны гаилә мәшәкатьләре көтә. Мәктәптә яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укучы уллары Әнис һәм Җәмилнең дәресләрен карарга да, беренче төркем инвалид булган кайнанасын тәрбияләргә дә өлгерә Эльмира. Булганнан бар да була дип, нәкъ менә аның кебекләр турында әйтелә дә инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев