Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның “Южный-4” микрорайонында су мәсьәләсе хәл ителәчәк

Ел саен эссе көннәр башлануга, районыбызның кайбер микрорайонында яшәүчеләр сусызлыктан интегә, аларга хәтта иртән теш чистарту, юыну да проблемага әйләнә. Краннардан көне буена бер тамчы су төшмәскә мөмкин.

Үз йорты булган һәр кеше май аеннан алып кара көзгә кадәр бал корты сыман бакчасында кайнаша: башта утырта, аннары аны җәй буе тәрбияли. Инде бернинди проблема булмас кебек, бары тик тырышып эшләргә генә кирәк.
Әмма ел саен эссе көннәр башлануга, районыбызның кайбер микрорайонында яшәүчеләр сусызлыктан интегә, аларга хәтта иртән теш чистарту, юыну да проблемага әйләнә. Краннардан көне буена бер тамчы су төшмәскә мөмкин. 

Сусыз бик читен


Айсылу Әхмиева үз йорты белән шәһәрнең Калинин урамында өченче елын яши. Без килгәндә дә, ул бакчасында эшли иде. Теплицада яшелчә үсентеләре, ә ишегалдында исә төрледән-төрле аллы-гөлле, матур чәчәкләр үсеп утыра. Сусыз бу яшеллек бер көн дә тора алмаячагы көн кебек ачык.
- Бу кадәр матурлыкны ничек үстерәсез соң? - дип кызыксынам. 
- Чәчәкләр үстерергә бик яратам. Ел саен күп итеп төрле-төрле сорттагыларын утыртырга тырышам. Ләкин быел, үзегез күрәсез, сан ягыннан бик аз утыртылды. Су булмау сәбәпле, яраткан шөгылемнән баш тартырга туры килә, кызганыч, - диде ул.
“Су тәүлек буена “югалмый”, килгәләп тә ала”, - диде биредә яшәүчеләр. Ләкин нинди вакытта бит: төнге сәгать бер белән өч арасында кран төбен сакларга туры килә икән. Берәүләр, тәмле йокыларыннан уянып, табигать байлыгын буш чиләкләргә, мичкәләргә тутырса, авыр эштән арып кайтканнар бу вакытны йоклап калырга да мөмкин. 

- Беркөнне төнге сәгать бердә тордым, аннан соң сәгать өченче яртыда. Әмма су һаман да юк иде. Бер уянгач йоклап та булмый бит әле. Тагын ярты сәгатьләр тирәсе көткәннән соң, үзгәреш сизелде. Ә кичә исә төнге сәгать бердә су бик көчле килде, хәтта махсус сатып алган еврокубны тулысынча тутырып куярга җитештем. Көне буе шундагы судан файдаланабыз: үсентелергә сибәм, хуҗалыкта төрле кирәк-яраклар өчен кулланам, - дип моң-зарын белдерде Айсылу апа. - Юынырга да балаларга йөрим, әле ярый алар ерак яшәми. Инде махсус оешмага ярдәм сорап та мөрәҗәгать иттем, әлегә бернинди яхшы хәбәр әйтмиләр шул.

“Көньяк” микрорайонында яшь гаиләләр күп яши, һәрберсе икешәр, өчәр бала тәрбияли. Күпбалалы гаиләләргә тагын да авырга туры килә. “Иртәнге якта торып, пычранган киемнәрне кер юу машинасына салам”, - ди исемен әйтергә теләмәгән ханым. - Балаларның бит-кулларын мунчага җыеп куйган су белән юдыртам. Ә балалар бакчасыннан кайткач исә салфетка белән сөртәләр.
Һәр гаилә бу ситуациядән чыгуның төрле юлларын эзли: кемдер, авылга кайтып, мунчада юынып килсә, икенчеләр, иртүк торып, су тутырса, өченчеләре исә чишмәгә йөри. Ә андый гаиләләр берничә. Якындагы чишмәгә ике чакрым тирәсе барырга кирәк. Әгәр синең транспортың бар икән, бик яхшы, әлбәттә. Рәхәтләнеп, 3-4 канистра чиста чишмә суы алып кайтып куюның әллә ни авырлыгы юк. Ләкин төрле мөмкинлекле гаиләләр бар бит. Кемгәдер шушы 2 чакрымны гына түгел, ә 500 метр араны узу да авырга туры килә.

Гаеплене эзләү җиңел түгел


Сусыз калучылар өстәмә су башнясы сорый. “ВодоТехноСервис” оешмасы хезмәткәрләре исә бу проблема җәй көне, бакчага актив су сибү чорында гына барлыкка килә дип әйтә. Елның калган вакытында исә андый проблема күзәтелми. Бакча эшләре башлануга, һәр хуҗа, бакчасына күбрәк су сибеп, уңышын арттыру ягын карый. 
Шул сәбәпле җәйге сезон башында һәм җәй буена “ВодоТехноСервис” оешмасы тарафыннан, табигый байлыктан законсыз файдаланучыларны ачыклау максатында, даими рәвештә рейдлар уздырыла. Бу вакытта ким дигәндә ике закон бозучы ачыклана, диделәр. Мондый кешеләр аркасында һәр җәй Кукмараның кайбер микрорайоннары сусыз калырга мәҗбүр була. 
- Су җитмәүнең тагын бер сәбәбе – халык саны арту. Кукмара районы зурая. Һәр ай саен яңа шәхси счетлар ачыла, һәм шул сәбәпле суны кулланучылар саны да арта, - дип белдерде “ВодоТехноСервис” оешмасының  сату бүлеге начальнигы Тимур Иванов.
Әлбәттә, бар кешенең дә яхшы шартларда, җир җимертеп эшләп яшисе килә. Ләкин су булмау проблемасы көндәлек эшләрне туктата. 

Проблема хәл ителәчәк


“Южный-4” микрорайонына керүче урамнардагы сусызлык проблемасын хәл итү максатында, җаваплы оешма вәкилләре катнашында очрашып сөйләшү булды. Нәтиҗәдә “Нур Баян” су зонасын Мирсәй Әмир урамында урнашкан “Көньяк-5” су зонасы белән тоташтырылачак. Подрядчы оешма казу эшләрен башлады. Моның өчен 700-800 метр араны казырга туры киләчәк.
- “Нур Баян” су зонасына 300 кубометрлы резервуар тора. Ә скважина аны тутыра алмый, чөнки су лимиты юк. Скважина казу – шактый чыгымлы һәм вакытны ала торган эш, әле су чыгачакмы, билгесез. Өстәмә башня кую гына мәсьәләне хәл итми, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин. – Шуңа күрә без бирегә Манзарас җирлегенә керүче “Көньяк-5” су зонасыннан бу якка су китерергә булдык. Әлеге су трассасы үткән ел гына эшләнде, ул 7 атмосфера басымлы, суы ике якка да җитәчәк. Ике су зонасы 110 диаметрлы торба аша тоташачак. 
- Мәсәлән, “Нур Баян” су зонасыннан алынган мәгълүматларны карасак, анда җәй айларында көндез бер минутка 1800 литр су тотыла. Ә кыш көне бу сан бер минутка 700-800 литр туры килә, - диде “ВодоТехноСервис” оешмасы мастеры Рәис абый Зәйнетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев