Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның “Гөрләвек” балалар бакчасында төбәкара “Педагогик бәхәс: бала тормышында цифровизация” дигән темага семинар булды

Семинарда Арча, Мамадыш районыннан да кунаклар - мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.

Көн саен кызымны балалар бакчасыннан алырга кергәндә төркемдә торган интерактив тактага күзем төшә: телевизор сыман зур “планшетны” һәрвакыт балалар сарып алган була. “Хәзер мин, минем чират җитте!”- дия-дия, алар интерактив тактада саннар, хәрефләр өйрәнәләр, уеннар уйныйлар.

- 2021 елдан башлап цифровизациягә багышланган проект өстендә эшлибез, - ди “Гөрләвек” балалар бакчасында мөдире Зөлфия Гайнетдинова. Бу проект өч елга каралган. Бер елы үтте, шуңа күрә семинарга бергәләп фикер алышырга күрше районнардан  хезмәттәшләрне чакырдык. Әлеге проектны эшли башлаганчы алдагы елда откан грант акчасына интерактив өстәл, такта, уеннар һәм планшетлар сатып алынды. Бу җиһазларны кулланып, тәрбиячеләр күп ресурслар өйрәнәләр. Проектны тормышка ашыру өчен, өч юнәлештә - әти-әниләр, балалар һәм педагоглар белән эшләргә кирәк. Бүгенге көндә без бу юнәлешләрдә актив эш алып барабыз.

 

Бүген Кукмараның “Гөрләвек” балалар бакчасында төбәкара “Педагогик бәхәс: бала тормышында цифровизация” дигән темага семинар узды. Семинарда әлеге балалар бакчасы коллективы, район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Фәләхетдинова һәм Арча, Мамадыш районыннан килгән  кунаклар - мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре катнашты. Чараның беренче өлешендә килгән кунаклар өчен тәрбиячеләр мастер-класслар оештырдылар. Аннан соң “Гөрләвек” балалар бакчасы тәрбиячеләре цифровизация өлкәсендә булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

 

Семинардан соң Арчаның “Балачак” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Хисаметдинова: “Үземне квалификацияне күтәрү буенча укуда сыман хис иттем, семинар бик ошады”, - дип, фикерләре белән уртаклашты.

“Гөрләвек” балалар бакчасы, 2020-2021 елларда ике ел рәттән телләргә багышланган ике конкурста җиңеп, барлыгы 1 миллион сумлык грантка ия булган. Быел татар теле тәрбиячесе Эльвира Габдрахманова 50 мең сумлык грант откан. Бу акчалар балалар бакчасын җиһазландыруга тотылган: өстәл-урындыклар, интерактив җиһазлар, һәр төркем өчен экраннар, проекторлар, 4 ноутбук, төсле принтер һәм башкалар сатып алынган.

 

Гадәттә, белем бирү өлкәсендәге семинарлар ничектер ялыктыргыч була. Ләкин бүген бер тын белән узган бу чара алар рәтендә булмады. Тәҗрибәләре белән уртаклашучы тәрбиячеләрнең  киңәшләре эзсез югалмас, алга таба хезмәттәшләренең эш процессында да урын алыр, дигән фикер туды миндә.

Цифровизация өлкәсендә булган берничә яңа алымны үземнең хәтер сандыгына да салып куйдым. Ял көннәрендә өч кызыма мастер-класс үткәрәм әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk