Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Дан аллеясендә хулиганлык гамәлләре кылынган

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

29 август көнне көндезге якта билгесез затлар Кукмараның яңа зиратындагы Дан аллеясендә җирләнгән махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең каберләрендә хулиганлык гамәлләре кыла.

Билгеле булганча әлеге аллеядә биш герой җирләнгән. Бу хакта безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, билгесез затлар әлеге каберләрнең берсе янында булган көрәкне алып, якындагы ике кабернең өстендә үсүче тере чәчәкләрне казып алалар һәм өченче бер геройның каберенә күчереп утырталар. Тагын шул тирәдә үсүче нарат агачының ботакларын сындырып, тагын бер геройның кабере өстенә кадап чыгалар. Ринат Рәфкать улының сүзләре буенча хәзерге вакытта район эчке эшләр хезмәте тарафыннан тикшерү эшләре бара.

«Бу хәл безнең беребезне дә битараф калдырмады. Әлеге Дан аллеясе һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә тора. Үткән ел зират уртасыннан узучы юлга таш җәелгән иде, алга таба анда асфалть түшәү планлаштырыла. Геройларның каберләренә таш кую буенча июль аенда аукцион үткәрелде. Аны Мәскәү өлкәсеннән бер шәхси эшмәкәрнең оешмасы отты. Бу ташлар сентябрь аенда урнаштырылыр дип планлаштырабыз. Ватан алдында бурычын үтәп һәлак булган геройлар олы хөрмәткә лаек», — диде Ринат Хәйруллин.

Фото: «Татар-информ» МА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев