Кукмараның чиста урамнарын күрү - күңелгә рәхәтлек бирә
Экология-чистарту икеайлыгы башланды.
Район Мәдәният йорты каршындагы чисталыкны күргәч, әлеге бинаның ишеген ачып керергә теләүчеләрдән нәкъ менә шулай дип сорыйсы килеп китте. Чөнки ялт итеп себереп кенә түгел, хәтта чиста су белән юдырып ук алган брусчаткага аяк киеме белән басарга да уңайсызланасың. 2 апрельдә районкүләм оештырылган өмәдә алар әнә шулай, ифрат та сыйфатлы итеп эшләгәннәр.
Бу көнне шәһәребезнең, авыл җирлекләренең оешма-предприятиесендә эшләүчеләр, дәррәү кубып, үз биләмәләрен чистартырга чыкты. Район башлыгы Сергей Димитриев сишәмбе көнне үткән киңәйтелгән киңәшмәдә:
«Эш урыннарыннан тыш һәрбер учреждение үз ведомствосы карамагындагы территорияләрне дә тиешле дәрәҗәгә китерергә тиеш. Шулай ук иҗтимагый үзәк, йорт комитеты рәисләре дә күпфатирлы йортлар, үз өйләре белән торучыларның капка төпләрен тәртипкә салуны оештырырга бурычлы», — дип ассызыклады.
Кукмараның чиста булуына шуның кадәр ияләндек ки, кар астыннан килеп чыккан шешә яки кәгазь кисәкләре шунда ук күзгә ташлана. «Чиста шәһәр» оешмасында эшләүчеләр, урамнар кардан ачылуга, аларны бер кат «йөгертеп» кенә җыештырып алсалар да, көндәлек (дөресрәге, төннәрен) өстәлеп торганнары да, кул сузымыннан читтәрәк ятканнары да бар иде әле. Ә менә өмәдән соң Кукмара, чыннан да, «битен юып» пөхтәләнде. Шәһәр урамнарына күз салып, бер кат әйләнеп чыкканда Ленин, Ворошилов урамнарының чистарып киткәне күзгә ташланды. Янгын сүндерү часте, үзәк китапханә, алда әйтеп үткән район Мәдәният йорты, «Олимп» Боз сарае хезмәткәрләре намус белән эш урыннарын тырмалап, себереп куйганнар иде.
Ә менә күпфатирлы йортлар тирәсенә инде әле «кул тимәгән». Шулай ук үз йортлары белән яшәүчеләрнең дә шактые капка төпләрен кыштан соң тырмаламаган. Бәлки күпләр бу көнне эш урыннарында булганлыктан җыештырырга чыкмагандыр. Шимбә-якшәмбедә узган елгы чирәмнәр тырмаланап, баш калкытып торучы кипкән әрем-тигәнәкләр юкка чыгар дип ышаныйк. (Арада: «Җир кипшермәгән бит әле, кая ашыгасыз?» — диючеләр дә бардыр. Сүзебез тырмаланып алырлык кишәрлекләр һәм кар астыннан чыккан чүпләр турында бара.)
"Инженерлык челтәре«ендә эшләүчеләрнең инде өмәләре тәмамланып, кулларындагы перчаткаларын салып, себерке-көрәкләрне җыештырып куйган вакытына туры килдек. Кызларның кәефләре яхшы иде. Ир-ат хезмәттәшләре белән бергәләп капчыкларга тутырылган бер йөк машинасы чүпне арбага төяп үк куйганнар.
— Эшкә килгәндә тирә-юнебез чиста булса, үзебезгә үк күңелле бит, — ди әйдәп баручы экономист Алсу Ильина.
— Менә бу безнең тирәдәге зур чокыр турысыннан үткәндә нәрсәләр генә күзгә күренми! Оешмабызга карамаса да, аны да җыештырып, бирегә ташлап калдырылган никадәр шешә, пакет җыйдык. Тимер юл кичүенә кадәр булган өлешне дә чистарттык. Әле көннәр тагын да җылытуга, каршыбыздагы менә бу миләш бакчасын да тырмаларга, агач кәүсәләрен агартырга, артык ботакларын кисәргә чыгачакбыз.
Читтәрәк урнашканлыктан, тимер юл кичүенең теге ягындагы кайбер кибет, шәхси оешма хуҗаларына район җитәкчесенең карары «барып җитмәгән», ахрысы. Үз биләмәңдәге пычраклык ничек күзгә күренмәскә мөмкин?!
«Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләренә ярдәм булсын дип, оешмаларга Кукмараның урамнары бүленеп куелган. Безгә — Кукмара мәгълүмат үзәгенә һәм Кукмара архивына шәһәрнең Октябрь урамы беркетелгән. Өмә барышында ул урамны да әйләндек. Ел саен өмә вакытында туңдырма, кыздырылган бәрәңге, конфет-шоколад кәгазьләрен, тәмәке капларын җыеп барганда бу урамда чүп савытының бары тик ике генә җирдә куелганы күзгә ташлана. Шуңа күрә мәктәпләрдән яисә кичке якта түгәрәкләрдән кайтып килүче укучыларның, яшьләрнең чүпләрен ташлап китүенә гаҗәпләнәсе юк. Әлеге урамга башкалары кебек үк заманча, матур өстәмә чүп савытлары да куелсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев