Кукмараның Чарлы авылында гомер кичерүче Харжавиннар гаиләсе дүрт буынны берләштерә
Гаиләдәге иң өлкән кеше тугызынчы дистәне түгәрәкләсә, иң яшенә 11 яшь тулган.
...Табигатьнең искиткеч ямьле урынында төпләнгән әлеге гаилә. Бар җирдә яшеллек, кошлар сайрый, чын мәгънәсендә, җәннәт бакчасы! Яшьләр гаилә коруга, тизрәк шәһәргә китү ягын карый, дияргә яратабыз. Әмма барысы да түгел. Леонид Харжавинның улы һәм килене, оныгы Алексей да авылда, төп йортта калган.
Леонид Павлович бала чагында тау шуганда аягын имгәтә һәм әнисенең тырышлыгы белән генә махсус шифаханәдә аякка баса ала, мәктәпне тәмамлый, техникумда укып, умартачы дипломы ала һәм гомерен яраткан, күңеле үз иткән һөнәргә багышлый. 50 елдан артык элеккеге «Яңа тормыш» хуҗалыгында өлкән умартачы вазыйфасын башкара ул, тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары һәм бүләкләргә ия була.
«Туганнан бирле бал кортлары арасында булдым. Мин эшләгәндә, хуҗалыктагы умарта ояларының саны кайбер елларда 120ләргә җитә иде. Өйдә исә — 50–60. Барысын да үзвакытында карап, тәрбияләп торырга өлгердем. Хәзер дә кортларым янына йөгереп чыгып китәр идем дә бит, аякларның гына бик атлыйсы килми. Дәрт бар, ә менә дәрман юк. Тормыш иптәшем Александра белән өч бала тәрбияләп үстердек. Николай — Нократ Аланында, Надежда Казанда төпләнде. Ә төпчегебез Виктор белән бергә яшибез. Биш оныгым бар, тиздән унберенче оныкчыгым туарга тиеш. Бик бай бабай мин. Кызганыч, аларның барысын да Александра гына күрә алмады, бик сөенер иде дә бит...» — дип елмая ул.
Гаилә башлыгының урыны түрдә, якыннары янәшәсендә. Бүгенге көнгә шөкер итеп, улы Виктор, килене Елена гаиләсендә матур, тыныч картлык кичерә ул.
«Әти белән әни бу йортны 1969 елда салганнар. Әни гомере буе фермада эшләп лаеклы ялга чыкты. Арабыздан киткәненә җиде ел булды инде. Хәзер биредә без: дүрт буын бербөтен булып яшибез, әтинең умартачылык хезмәтен дәвам итәбез. Авыл читендәрәк үзебезнең умарталык бар. Шунда улым белән бергә эшлибез, онык та булыша. Хуҗалыгыбыз зур. Мал-туар да тотабыз, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы да кечкенә түгел. Шуның өчен һәркемгә эш җитәрлек», — ди Виктор Харжавин.
«Иртүк кортлары янына чыгып китә дә кич белән генә кайта иде ул шуннан. Яшь бала сыман карады үзләрен. Шуның өчен бал продукциясен дә мул итеп алалар иде. Физик мөмкинлеге чикле булуга карамастан, мотоциклда да йөрде әле. Әти дә, әни дә бик тырыш булдылар, безне дә хезмәт яратырга өйрәтеп үстерделәр. Әтинең кадер-хөрмәттә яшәвенә күңел сөенә, кайчан кайтсак та, энекәшнең гаиләсе ачык йөз белән каршы ала. Без аларга бик рәхмәтле», — ди Леонид абыйның бердәнбер кызы Надежда ханым.
Леонид Харжавинның ике килене дә Елена исемле.
«Мин үзем — Чарлы авылы кызы. Түбән Кама шәһәрендә медицина көллиятен тәмамладым да авылдашым Алексейга кияүгә чыктым. Авылда калган өчен беркайчан үкенгән булмады. Ике балабыз бар. Улыбызга 14 яшь. Ул җәйге чорда бабасы һәм әтисе янәшәсендә умартачылык эшенә өйрәнә, бик яратып бал кортларын карый. Кызыбызга исә — 11 яшь. Ирем — металл савыт-сабалар заводында, ә мин Чарлы мәдәният йортында эшлибез. Безнең гаилә башлыгы — Леонид Павлович. Ул заманында үз эшенең остасы булган, балаларын да үз һөнәренең нечкәлекләренә өйрәткән. Бабай безнең барыбызны да бик ярата, һәрдаим акыллы киңәшләрен бирә. Ул булганда, өебездә тагын да рәхәт», — ди бабайның кече килене.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев