Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр милли җанлы кыз белән очрашты

Динә Абдуллина матур итеп саф татар телендә сөйләве, курайда уйнавы, моңлы җыры белән әсир итте.

«Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр Мәскәүдә узган «Татар кызы» Халыкара конкурсы җиңүчесе, Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә оештырылган «Татар кызы — 2023» Халыкара бәйгесенең «Иң максатчан кыз» номинациясендә беренчелекне алган якташыбыз, чибәр, мөлаем Динә Абдуллина белән очрашты. 

Динә Мәскәүдәге уку йортын тәмамлап, Рәсәй башкаласының бер мәктәбендә биология фәне укыта икән. Андагы татар яшьләре, якташлар белән аралашып, төрле татар иҗтимагый оешмаларында актив катнашып, үзе дә янып-көеп төрле чаралар оештыручы милли җанлы татар баласы ул. Якташыбыз безне матур итеп саф татар телендә сөйләве, курайда уйнавы, моңлы җыры белән әсир итте. Динәнең алга таба да куйган максатлары тормышка ашсын. 

«Ак калфак» берләшмәсе бу очрашуны икенче көнне 3нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән дәвам итте. 

Венера ӘХМӘТШИНА, «Ак калфак» берләшмәсе вәкиле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев