Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Харис абый Хәбибуллин 50 ел буе сыерчыкларны оя ясап каршы ала

Быел ул ояларын 3нче урта мәктәп янына элгән.

Кукмараның Королев урамында яшәүче Харис абый Хәбибуллин ел саен 1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан сыерчык оялары ясап элә. 

Быел да ул әлеге матур гадәтен ташламаган: райондашыбызның тырышлыгы белән 3нче урта мәктәп янындагы агачта яңа оялар барлыкка килгән. 

Алай гына да түгел, Харис абый иске ояларны карап, чистартып та тора. Сораучыларга, таныш-белешләренә үзенең хезмәт җимешләрен бүләк тә итеп бирә.

«Сыерчык ояларын Байлангар урта мәктәбендә укыганда ясый башлаган идем. Шуннан бирле бу шөгылемне ташлаганым юк: менә илле елдан артты инде, кайларда гына яшәргә туры килсә дә, яз саен сыерчык оялары ясап эләм. Үзебезнең өй янында да берничә оя бар, аларга бер дә кошлар килми калганы юк», - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X