Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның патруль төркеме көчәйтелгән режимда эшли

Тиешле таләпләргә туры килми торган белешмә белән йөргән өч кешегә беркетмәләр төзелгән.

Коронавирус куркынычы таралу белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе нигезендә бүгеннән башлап республикада патруль тагын да көчәйтелде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында бары тик СМС-хәбәр аша килгән, хәрәкәт хокукын бирә торган уникаль рөхсәт коды булганда, яисә эш бирүче тарафыннан тиешенчә рәсмиләштерелгән белешмә ярдәмендә генә урамга чыгарга мөмкин. Әлеге таләпләрне бозучы кешеләр штрафка тартыла.

Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, районда өч патруль төркеме эшли. Бүгеннән патрульгә тагын өстәмә көчләр җәлеп ителгән.

«Без, хокук сагында торучылар, 30 марттан көчәйтелгән режимда эшләүгә күчтек, - ди Рамил Нургалиев. – Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында тиешле таләпләрне һәркем үтәргә тиеш. Әмма, кызганыч, әлеге таләпләргә бармак аша караучылар да бар. Бүгенге көнгә кадәр РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.3 маддәсе, 2 бүлеге буенча 17 кеше тоткарланды. Аларның материаллары тиешле чаралар күрү өчен “Роспотребнадзор”га җибәрелде. Кодексның әлеге маддәсе буенча безнең тарафтан төзелгән 7 беркетмәнең өчесе бүгенге көндә судта, ә дүрт кешегә (ике кеше чит илдән кайтып карантин режимын бозган, калган ике кешенең берсе– үзизоляцияләү вакытында кибетне талаган, дүртенчесе - вак хулиганлык) суд карары буенча штраф билгеләнде».

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы билгеләп узганча, ике категория гражданнар тикшерелә. Беренчеләре – гади үзизоляциләү режимында, икенчеләре ике атналык карантинда булучылар. «Икенче төркемгә чит илдән кайтучы - 5, авыру кешеләр белән контактта булган 7 кеше керә. Алар һәрдаим полициянең контролендә», - дип ачыклык кертте Нургалиев.

Тиешле таләпләргә туры килми торган белешмә белән йөргән өч кешегә беркетмәләр төзелгән. Тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк. Таләпләрне үтәргә, үзизоляцияләү режимын сакларга кирәк, дип кисәтә полиция.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев