Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлында түзекләндерү эшләре бара
Юлны төзекләндерү “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре карамагына бирелгән.
Программа кысаларында Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлында бүгенге көндә зур күләмле эшләр бара. Төзекләндерү “Капиталь ремонт” программасы буенча башкарыла.
– Әлеге юлның күп кенә урыннарында уемнар барлыкка килгән, чокыр-чакырлы өлешләре дә шактый иде. Капиталь төзекләндерү вакытында биредә 3,5 чакрым юл яңадан сүтеп җыелачак, дисәм дә ялгыш булмас, – ди “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы прорабы Ленар Газизов. – Юллар бар җирдә дә шома гына бармый бит ул, таулы, калкулыклы урыннар да шактый. Шуның өчен ремонт ясаганда без 700 метр өлештә юл өслеген тигезләячәкбез. Моның өчен билгеле бер кишәрлекләр кисеп алына һәм өстәмә рәвештә балчыклар салынып, тигезләп, Халыкара дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп эшләнә. Нигезе әзер булгач, шул өслеккә иң элек 20 сантиметр ком, 30 сантиметр вак таш, ком катнашмасы, аннары ике катлам асфальт түшәлә. Ремонт вакытында әлеге урыннардагы яктырткыч баганалар да яңартылачак. Юлның калган участокларында исә элеккеге асфальт җыеп алына, аның урынына яңасы җәелә. Капиталь ремонт ясалган юлның киңлеге 8 метр булачак, ә юл читенә, ике яклап, икешәр метр киңлектә вак таш салыначак.
Юлны төзекләндерү “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре карамагына бирелгән. Хәзерге вакытта алар дамба астыннан әйләнеп узу юлын ясау белән мәшгуль. КамАЗлар балчык, вак таш ташыса, грейдерлар тигезли, катоклар исә өслекне ныгытып, тыгызлап бара.
– Юлны кисеп эшләгән вакытта элеккеге төп юл билгеле бер вакытка тулысынча ябылачак. Шуның өчен дә транспортлар өчен киңлеге 6 метр булган, вак таш түшәлгән 1,5 чакрым озынлыктагы вакытлыча өстәмә юл эшләнә. Юлның 700 метры инде ясалды, тагын яртысыннан күбрәк өлеше калып бара. Әлеге юлдан киләчәктә дә халык файдалана алачак, – дип сүзен дәвам итә Ленар Шамил улы. – Без капиталь төзекләндерү эшенә быелның май аенда тотынган идек, сентябрьләрдә төгәлләргә ниятлибез. Ремонт вакытында җиңел автомобильләр, маршрутны алдан планлаштырып, шәһәр эченнән йөрсәләр яхшырак булыр иде. Чөнки эш барышында трассада бик нык тузан чыга, күз күреме дә начарлана, шулай ук бөкеләр дә хасил булуы бар. Аннары шоферларның юл төзелеше эшләре алып барылуын күрсәтүче юл билгеләренә дә игътибарлы булуларын, тиешле тизлекне саклауларын сорыйм.
“Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогында гаилә белән хезмәт куючылар да бар икән. Хәзерге вакытта Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлында эшләүче автогрейдер машинисты Фәнис Минзин – әнә шундыйлардан. Аның әтисе Фирдүс Зиннур улы да юл төзелеше оешмасында 25 елга якын техника иярли.
– Мин кечкенәдән техниканы яраттым. Дөресен әйткәндә, әтинең грейдерына утырып йөреп үстем инде. Мәктәпне тәмамлагач, дүрт ел Кукмара аграр көллиятендә техник-механик һөнәрен үзләштердем. Армиядән соң алты ел районның “Чиста шәһәр” оешмасында эшләдем. “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогына урнашуыма да тиздән бер ел була. Узган җәйдә юлларны төзекләндергән вакытта катокта эшләгән идем, быел әти үзенең грейдерын ышанып тапшырды, өйрәтте, стажерлык уздырды, – ди Фәнис. – Минем бурыч – автомобильләр өчен тигез һәм тотрыклы өслек булдыру. Хезмәтем җиңел түгел, әмма үземә ошый. Иң мөһиме әнә шул.
“Главтатдортранс” учреждениесенең әйдәп баручы белгече Айнур Мостафин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республика программасы буенча Өлге–Нырты совхозы юлында да эш бара, быелга аның 2 чакрым өлеше яңартылачак икән. Шулай ук Түбән Шәмәрдән–Югары Шәмәрдән, Поч.Кучук–Синәр юлларында да эш башланачак.
– “Инфраструктура” илкүләм проектының автоюлларны һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән программа кысаларында быелга Кукмара–Шәмәрдән, “Балтач–Шәмәрдән”–Вахит–Янил, Мамадыш–Кукмара автоюлларында билгеле бер участокларны төзекләндерү каралган, – ди Айнур Мостафин. – Ремонт сорый торган юлларны әкренләп эшләп барырга тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев