Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның “Гөрләвек” балалар бакчасына быел 22 млн сумлык ремонт ясалган

«Балалар бакчасы 1982 елда төзелгән булган, шуннан соң биредә зур күләмле ремонт эшләре бер дә башкарылмаган», - диде балалар бакчасының хуҗалык мөдире Диләрә Галиуллина

“Гөрләвек” балалар бакчасы быел балаларны яңарган, матурланган, төзекләнгән кыяфәттә каршы алачак. Бу – монда хезмәт куючы коллективның гына түгел, балаларын бирегә йөртүче әти-әниләрнең дә күптәнге хыялы. 

Программа нигезендә, түбә, тәрәзәләр, җылылык системасы, санузел, канализация, электр чыбыклары алмашынган, янгын кисәтү сигнализациясе куелган. Шулай ук бүлмә стеналары агартылып буялган, ә бина тышкы яктан җылытылып тышланган. 

- Монда эш кышын җылылык системасын алыштыру белән башланып киткән иде. Шул вакыттан алып биредә бик зур ремонт эшләре барды. Сентябрь аена балалар бакчасын куллануга тапшыра алырбыз дип ышанабыз, - диде әлеге объектка инженер-прораб итеп билгеләнгән Марат Нәбиев. – Инде икенче каттагы бүлмәләр ремонтланып бетте, хәзерге вакытта азык блогы төзекләндерелә, тагын актлар залын эшлисебез бар.  Шулай ук бакчаның ишегалдына брусчатка җәеләчәк. Барлык ремонт эшләре дә районның архитекторы белән киңәшләшеп, санитария-эпидемиология таләпләренә туры килерлек итеп башкарыла.

Бүгенге көндә биредә Зур Кукмарадан Ания апа белән Нурсил абый Мөхәммәтгалиевларның гаилә бригадасы хезмәт куя. Алмаз, Илназ, Нияз – аларның уллары, Илнур исә кияүләре икән. Нурсил абый унбиш ел тирәсе СМОда хезмәт куйган, ә аннан соң якыннары белән үзенең бригадасын оештырырга булган. Балаларын да барлык эшләргә Ания апа белән бергәләп өйрәткәннәр. 

- Балалар бакчасы 1982 елда төзелгән булган, шуннан соң биредә зур күләмле ремонт эшләре бер дә башкарылмаган, - диде балалар бакчасының хуҗалык мөдире Диләрә Галиуллина. – Бинаның җылылык системасы, идән-тәрәзәләр дә бик начар хәлдә, кыш көне бүлмәләрдә суык булмасын өчен, тәрәзәләрне полиэтилен пленка белән капларга туры килә иде. Яз-җәй айларында исә түбәдән яңгыр сулары кереп интектерде.

Бәдрәфләрдә берәр унитаз, ә аскы катта бары тик чүлмәкләр генә кулланыла иде. Аллага шөкер, бу авырлыклар әкренләп артка кала бара. Җылылык системасы алышынгач, быел кыш көне бүлмәләр “май” кебек булды. Яңарган, матурланган балалар бакчасы балаларга, аларның әти-әниләренә дә ошар дип уйлыйм. 

Балалар бакчасының коллективына да биредә эш җитәрлек. Алар башта бүлмәләрне бушатырга ярдәм итсәләр, хәзер җыештыру, җиһазларны урнаштыру да - алар җилкәсендә.
фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk