Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның данлыклы көрәшчеләре Марат Ишмөхәммәтов белән Рөстәм Вәлиуллиннар ничә еллар дәвамында районыбыз данын якладылар

    Күптән түгел генә дуслары, сөлге тоткан көрәштәшләре алар истәлегенә иминиятчеләр ярдәме белән мәктәп укучылары арасында татарча көрәш буенча турнир үткәрде.

    Кукмараның данлыклы көрәшчеләре Марат Ишмөхәммәтов белән Рөстәм Вәлиуллиннар моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Яшь иде әле алар, 55тә генә: Зур Сәрдек егете Марат йөрәк авыруыннан китеп барса, Күкшел авылында туып-үскән Рөстәмне явыз чир аямады. Алар, чын-чынлап, Кукмара алыплары иде: ничә еллар дәвамында мәйдан күрке булып, районыбыз данын якладылар. 

    Күптән түгел генә дуслары, сөлге тоткан көрәштәшләре алар истәлегенә иминиятчеләр ярдәме белән мәктәп укучылары арасында татарча көрәш буенча турнир үткәрде. Кулыбызга каләм алуыбызның максаты бу ярыш турында сөйләү түгел, ә әлеге батырларны тагын бер кат искә алу.  Оештыручыларның берсе - заманында ике ел рәттән район Сабан туеның абсолют батыры булган Мөдәррис абый Фәттахов - яшьлек елларын бик җылы хатирәләр белән искә алды: 

    - Моннан ике  ел элек март аенда Рөстәм һәм Котдус абый Ибраһимовлар истәлегенә турнир оештырган идек инде, бу юлы  Марат белән икесенекен бергә үткәрергә булдык. Беренчедән, алар дуслар иде, икенчедән, матди мөмкинлекләргә бәйле, - дип сүзен башлады ул. - Бәйге 2004 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында оештырылды. Балтач, Саба якларыннан да яшь көрәшчеләр килде. Югары авырлыкта 70-80 килограммлы спортчылар иде. Ә Марат кебекләр юк инде хәзер. Мәктәптә укыганда ук 100 килограммнан артык иде бит ул. Аннан соң Марат 120 килограммга артты. 130га кадәр җитеп, алып гәүдәле булса да, ул, хәрәкәт тизлеген югалтмыйча, яхшы көрәш алымнары күрсәтеп, тамашачыларның игътибарын һәм хөрмәтен яулады. Аның бил алышканын күпләр бик яратып карый иде.   

    Миннән ике яшь кече булган  Марат белән беренче тапкыр очрашкан көнне дә бик ачык хәтерлим. Армиядән кайткан, 1985 ел иде. Туган авылым Туембашта көрәшергә иде ниятем, бер авылдашым килде дә: “Мин быел авылда батыр калыйм әле, син Зур Сәрдеккә бар, авылы да зуррак бит”, - диде. Ә минем мотоциклның ватылып, таралып яткан вакыты. Шул турыда әйткәч, аңа запас частьлар табып, рәтләп үк бирде. Шулай итеп, Зур Сәрдектә 105 килограммлы Марат каршысына 75 килограммлы Мөдәррис чыгып басты... 

     

    Аннан соң инде аның авырлыгы арта башлады, ә минеке шул килеш калды. 1989 ел дип исемдә калган, Можга Сабан туена бергәләп төштек. Аңа бил алышырга Яр Чаллыдан легендар көрәшче Раббаниның улы чыкты. Егетләр бер-берсен ала алмыйлар. Икесе дә оста. Маратка шул вакытта тактиканы үзгәртергә, сөлгене икенче төрле тотарга, көндәше артык хәрәкәт ясамасын өчен, русча итеп әйтсәк, “фиксированный захват” ясарга куштым. Чөнки Чаллы егете җиңелрәк гәүдәле булганга күрә җитезрәк, икенче төрлерәк селкенә. Нәтиҗәдә Марат аны тотты да атты. Әлеге Сабантуйда Марат белән миңа да көрәшергә туры килде. Марат сөлгене мин өйрәткәнчә тотты һәм кабыргамны сындырып та бирде. Аңа сүз әйтеп булмый инде, үзем куштым бит. 

    Марат озак көрәште, 15 еллап булгандыр. Җәрәхәтләрне дә күп “җыйды” инде ул. 1990, 1992, 1997 елларда авыр үлчәүдә Татарстан батыры булып танылган, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы, үз чорында авыр үлчәүдә иң көчле пәһлеваннарның берсе Марат Зур Сәрдек авылында җирләнде.

     

    Әйткәнемчә, Марат белән Рөстәм дуслар иде. Бергә көрәшеп йөрделәр. 

    Рөстәм белән минем дә бил алышканым булды, башта мин аны салсам, авырлыгы арткач җиңелдем. Ә пәһлеваннар үзара көрәшкәндә, җиңү – әле берсендә, әле икенчесендә булды дип хәтеремдә калган. Көрәш бит ул алмашынучан, җиңү кемнең ничек ныграк итеп әзерләнүенә дә бәйле. Көрәш бит ул – даими көндәшлек. 

    Реклама

    Рөстәм 2002 елдан башлап Урта Уралда гомер итте. Һәрдаим үзе яшәгән Североуральск шәһәрендә татар тормышының үзәгендә булды, бик күп еллар андагы Сабантуйларның, башка милли-мәдәни чараларның алыштыргысыз оештыручылары рәтендә зур эш алып барды. Уралда яшәгән чорларда ике тапкыр билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатының, бер тапкыр татар көрәше буенча Россия чемпионатының призеры, дүрт тапкыр татар көрәше буенча Урал Кубогына Бөтенроссия бәйгесенең чемпионы, бик күп еллар Свердловск өлкә Сабан туеның абсолют батыры булды.  Уралда татар көрәшен пропагандалауда тирән эз калдырды.

     

    Хәтерлим әле:  Рөстәм, 50 яше тулгач, Сабантуйга кайтты. Көрәшкә керәм, ди. Алдын-артын уйламый торган, бик тәвәккәл, алга таба ерып бара торган кеше иде бит ул. “Мин бит көрәштем, Нижневартовскида халыкара класслы остага каршы канга батканчы көрәштем”, - ди. Анда сизгерлек бик көчле иде. Татарстан һәм Россия чемпионы булган Рөстәм вафатына берничә ел кала Казанга күченеп кайтты, Күкшел зиратына җирләнде.  

    Кукмараның данын республикага таныткан Марат Ишмөхәммәтов һәм Рөстәм Вәлиуллин истәлегенә яшь көрәшчеләрне тагын бер кат келәмгә чыгарга ярдәм иткән иганәчеләргә Ленар Нәҗметдинов һәм үз исемемнән зур рәхмәт белдерәбез.

     

    Азат САБИТОВ:

    Рөстәмнең авызы гел ерык булыр иде, кояш кебек балкып, елмаеп көрәшә торган егет иде. Гадел, хәрәмләшүне белми. Бик тәмләп көрәште. Әйтәләр икән, шунда ук килә дә баса келәмгә.

    Марат сабыр, гади иде, мактанчык түгел. Хәтерлим әле: берсендә, батыр калып, ишәк тә откан иде. 

     

    Әлеге бәйгедә үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны алдылар:

    Илнар Фәттахов (Олыяз),  Ильяс Степанов (Янил), Самат Кәримуллин (Байлангар),  Ислам Нәбиев (Кукмара), Ильяс Гыймадиев (Кукмара), Алексей Данилов (Нырья), Артур Иванов (Түбән Үрәс), Муса Мортазин (Сәрдекбаш),  Булат Яруллин (Кукмара), Гадел Гыйззәтуллин (Сәрдекбаш), Инсаф Әхмәтҗанов (Олыяз), Инсаф Хәйруллин (Янил аграр көллияте).

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: