Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Зәйдә кунакта булды

“Ак калфак” татар хатын-кызларының  чираттагы  утырышы республика, Россия төбәкләре һәм чит кыйтгалардан килгән 100 кешелек делегация катнашында күренекле якташларга бай, икмәкле-чөгендерле, матур табигатьле Зәй җирлегендә узды.

Кукмарадан делегат буларак мәдәният йорты методисты Регина Хәкимҗанова, “Гөрләвек” балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе Эльвира Габдрахманова һәм мин катнаштым.

“Суккан палас өстендә йомры калач” дип аталган чара “Энергетик” мәдәният йорты каршында кунаклар өчен оештырылган көзге ярминкәне караудан башланды. Чарада 5 регион һәм 34 районнан килгән делегация эшен күрсәтте. Күчмә утырышның программасы бик бай эчтәлекле иде. Без балалар бакчалары тарафыннан оештырылган иҗади мәйданчыкларда йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән җанлы сыннар белән таныштык. “Тылсымлы әкият” балалар бакчасының “Балалар бакчасында кунакта - әбиләр” уен мәйданчыгы, “Икмәк хикмәтләре”, “Сепарат аерту” йолаларын һәм Таҗетдин Ялчыгол күргәзмәсен карау, Кадер мәдәният йортында “Суккан палас”, “Кап сугу”, “Май чабу базары” йолаларын искә төшерү, Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган күргәзмәләрдә булу, Бигеш мәдәният йортында “Җыен базары” сәхнәләштерелгән тамашасын карау, академик Мансур Хәсәновның тормыш юлына һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган күргәзмәдә булу, чүпрә урынына борынгыча колмактан ипи басуны күрсәткән мастер-класс – шуның ачык дәлиле. Күчмә утырышның пленар өлеше “Энергетик” мәдәният йорты бинасында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовның сәламләү сүзе белән башланып китте. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова ел дәвамында районда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова республика күләмендә алып барылган эшләр турында җентекләп сөйләде һәм “Ак калфак” җирле иҗтимагый оешмасының иң актив хатын-кызларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада катнашучылар “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, “Легенда” бию ансамбле, “Ак калфак” бәйгесендә җиңүче балалар чыгышларын яратып карадык. Хәзерге чор татар модасы күпләрдә зур кызыксыну уятты. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре зәйлеләрнең эшчәнлегенә зур бәя бирделәр, киләчәктә дә милли рухны саклау буенча уңышлар теләделәр.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X