Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар су асты көймәсендә кунакта булдылар

    Сәфәргә юллама белән алар хәрби-патриотик клубларның XVI слетында җиңү яулаган өчен бүләкләнделәр. 

    Кукмара гимназиясенең “Яшь коткаручылар” төркеменә йөрүче өлкән сыйныф егетләре кышкы каникулда Мурманск якларында булып, Төньяк флотның су асты көймәләре һәм кораблары, морякларның тормышы, аларның хезмәтләре белән танышып кайтты. Сәфәргә юллама белән алар хәрби-патриотик клубларның XVI слетында җиңү яулаган өчен бүләкләнделәр. 

    Гимназиядә “Яшь коткаручылар” берләшмәсе 2003 елдан эшләп килә. 17 ел эчендә нинди генә хәрби юнәлештәге конкурс-бәйгеләрдә катнашмады да, нинди генә бүләкләргә ия булмады алар?! 

    - Чыннан да, республика ярышларының берсеннән дә буш кул белән кайтканыбыз юк. Бу, әлбәттә – команда егет-кызларының тырышлыгы нәтиҗәсе, - ди гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, “Яшь коткаручылар” отряды җитәкчесе Фәрһат Гыйлаев. – Билгеле булганча, 1996 елда Төньяк флотның “Тигр” атом су асты көймәсе белән Татарстан арасында шефлык килешүе төзелгән иде. 2015-2020 елларга кабул ителгән патриотик программа кысаларында ел саен хәрби слетта җиңү яулаучылар Мурманскига барды. Әлеге бәхет безгә дә елмайды: 10 сыйныф укучылары Рүзәл Салихов, Әнфис һәм Нәфис Хәйруллиннар, Рөстәм Миңнеханов, 11нчедән Илназ Шакиров, Ильяс Мөхәммәтов, Алмаз Гыйльмановлар Төньяк флотның Североморск шәһәрендә урнашкан 24нче дивизиясе тормышын үз күзләре белән күрде. 

    ...“Яшь коткаручылар”ның ерак сәфәре турында сүз кузгаткач, мәктәп елларым күңелдә яңарды. Яхшы билгеләргә өлгергән, төрле конкурсларда үзен күрсәткән укучыларны ел саен каядыр экскурсиягә алып баралар иде. Бер елны сәяхәт каһарман шәһәр Волгоградка булса, икенче юлы Мәскәү, Петербург, я Казанга юл тоталар. Без, башлангычлар, өлкәннәрнең мәктәп каршына килеп туктаган автобуска утырып китүләренә кызыгып, көнләшеп карап кала идек. Әмма без үсеп җиткәч, күпме генә өметләнсәк тә, кызганыч, андый чаралар мәктәптә башка оештырылмады. Ә менә гимназия укучылары өчен ихлас сөендем. Чөнки теге яисә бу шәһәр, аның тарихи һәйкәлләре турында дәрестә укытучы сөйләгәннән белү, телевизор экраннары аша гына күреп күзаллау – бер, ә инде шул дөньяда үзең кайнау – бөтенләй икенче бит ул...

    - Безнең сәяхәт Казан-Мәскәү-Мурманск маршруты буенча иде. Иң элек - Мәскәүгә, аннары Мурманскига очтык, - ди егетләрне сәфәргә алып барган физика укытучысы Илнар Хәйруллин. - Алдан сөйләшенгән буенча, аэропортта 24нче дивизиянең  өченче ранг капитаны каршы алды. Һәрберебез белән күрешеп, җылы итеп сөйләшеп, зур кунаклар сыман хөрмәт күрсәттеләр безгә. Беренче көнне үк музейларда булдык. Мин үзем авиация музеендагы очкычларның күплегенә таң калдым. Үз гомеремдә бу кадәр самолет күргәнем юк иде. Бөек Ватан сугышы чорындагы, бүгенге көн очкычларыннан тыш, сынау узып, җитештерүгә чыгарылмаганнары, хәтта немецларныкы да бар анда. Хәрбиләр үзләре сөйләп, һәрбер экспонат белән якыннан таныштыргач, тагын да күбрәк мәгълүмат алдык. Укучыларга да бик ошады. 
    Егетләр кунакта ике көн булган. Алар Сафоново поселогындагы Төньяк флоты музеен, диңгез авиациясе, Полярный шәһәрендәге тарихи-төбәк музейларын, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган мемориалны күрәләр. Гаджиеводагы 30853нче хәрби часть казармасы белән, махсус кораллар белән танышалар. Шулай ук “Юнармеец Заполярья” катерына, “Хәрби дан бүлмәсе”нә экскурсияләр, 24нче дивизиянең “Пантера” атом су асты көймәсе белән танышу да бары тик җылы тәэсирләр генә калдырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: