Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар соңгы берничә айда гына да мошенникларга 5 миллионнан артык акча күчергән

Бу сумма көннән-көн арта.

Районда ялган юл белән акча үзләштерүчеләр тозагына төшүчеләр саны артканнан-арта. Соңгы берничә айда гына да мошенникларга берәү – 430 мең, икенчесе – 112 мең 500, өченчесе – 2 миллион, дүртенчесе 3 миллион сумнан артык акча күчергән. 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев кырыгалдарлар тарафыннан аеруча актив кулланылучы мошенниклык ысуллары турында сөйләде, аерым фактларга тукталды. 

 – Соңгы вакытта мошенник­лар башлыча газ һәм электр счетчигын алыштырыр вакыт җитте дип хәбәргә чыгалар да ул кешенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен, хәтта адресын төгәл итеп әйтәләр. Барлык мәгълүматлар туры килгәнлектән, аларга күп кеше ышана һәм аралашуны дәвам итә. Шалтыратучылар рольгә керә, үзләренчә заявка алалар, счетчик яңарту көнен билгелиләр, сезнең белән кабат хәбәргә керәчәкләр дип тә өстиләр. Чыннан да, берникадәр вакыттан я икенче көнне шалтырату була. Элемтәнең икенче очындагы кеше: “Сез җинаятьчеләргә дүрт саннан торган кодны әйткәнсез. Нәтиҗәдә хәзер алар, “Дәүләт хезмәтләре порталы”нда ачылган шәхси битегезгә үтеп кереп, банк операцияләре башкаралар, микрофинанс оешмалары аша кредит рәсмиләштерәләр”, – дигән куркыныч хәбәр җиткерә. Алга таба, иминлекне тәэмин итү сылтавы белән, сөйләшүне Үзәк Банк хезмәткәре үз кулына ала. Аның сүзенә ышанган райондашлар, исәп-хисап счетында булган акчаларын, кайберләре хәтта кредит та рәсмиләштереп, мошенникларның “имин счеты”на күчерә. Счетчик алыштырудан башланган сөйләшү күп вакыт әнә шулай аяныч тәмамлана, – ди Рамил Ришат улы. – Хәзер социаль челтәрләрдә, мессенджерларда нинди генә төркемнәр ачылмый!

Бер райондашыбыз “Пенсионерлар берлеге” дигән төркем аша мошенникларга юлыга, алар белән аралаша торгач, 125 мең 250 сум акчасыннан колак кага. Инвестицияләр платформасы ярдәмендә акча эшлим дип бәлага юлыгучылар да аз түгел. Быелның гыйнварында Кукмарада яшәүче ир кешегә ялган инвестицияләр компаниясе менеджеры шалтырата, сөйләшү вакытында җиңел генә табыш алу мөмкинлеге турында сөйли. Тулысынча ышанычын яулап алып, үзенә кирәкле операцияләрне башкартканнан соң, райондашыбызның яңа танышы юкка чыга. Аңа 2 миллион 122 мең 350 сумлык матди зыян килә. Беркатлы кайбер кешеләр мошенниклар кармагына үзләре генә эләкми, ә туганнарын, танышларын да ияртә. Өстәмә акча эшләргә теләгән алты Кукмара кешесе дә быел кырыгалдарларга гомуми суммада 1 миллион 864 мең сум акча күчерде. Чираттагы өч райондашыбызның 3 миллион 505 мең 745 сум акчасы шулай ук таныш түгел кешеләрнең счетына китте. Уйлап карасаң, нинди зур саннар, никадәр җилгә очкан акчалар бит! Әлбәттә, бу фактлар буенча җинаять эшләре ачылды, оператив тикшерү алып барыла. 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе банк картасыннан акча урлау белән бәйле очракка да тукталды.

 – Күптән түгел полициягә бер ханым мөрәҗәгать итте. Сөйләве буенча, аның банк картасыннан акчалары югалган. “Мин ул көнне бакчада эшләдем, ниндидер операцияләр башкару түгел, кәрәзле телефонны кулыма да алмадым”, – ди ул. Бүгенге көндә бу факт буенча тикшерү эшләре бара, – ди җитәкче. – Мессенджерларда СМС-хәбәр белән килгән таныш түгел сылтамаларны да читләп узарга чакырам. Рәсемнәрдә, хәтта мәгариф өлкәсе белән бәйле кайбер материаллар сылтамасында да вируслы программа булырга мөмкин. Кеше аны ача икән, шул арада телефоны “зарарлана” һәм барлык мәгълүматлары үзеннән-үзе җинаятьчеләр кулына күчә. Мошенниклар шул рәвешле җайлы гына итеп шәхси кабинетларга үтеп керә һәм, онлайн-кредитлар рәсмиләштереп, кешене төпсез коега төшерә. Һәркемнең игътибарлы булуын сорыйм.

Лилия Минемуллина, күпфункцияле үзәкнең Кукмарадагы филиалы җитәкчесе:

– Быелның 1 мартыннан законга яңа үзгәрешләр керде. Гражданнар хәзер кредит һәм займ алуга үз-үзеңә тыю салу (самозапрет) хезмәтеннән файдалана ала. Бу хезмәтне әлегә “Дәүләт хезмәтләре порталы”нда ачылган шәхси биттә генә башкарырга мөмкин. Якынча 1 сентябрьдән гаризаларны күпфункцияле үзәктән дә юллап булачак. Әмма без хәзер дә үзәккә килгән беркемне кире борып чыгармыйбыз, үзтыю куярга ярдәм итәбез. Бу хезмәт түләүле түгел. Аны чикләнмәгән күләмдә куярга һәм киредән алырга мөмкин. 
Хезмәттән файдалану өчен “Дәүләт хезмәтләре порталы”нда расланган шәхси кабинет булырга тиеш. Үзтыюны кире алу өчен электрон имза сорала. Бу хезмәтләрне портал аша яисә күпфункцияле үзәккә килеп башкарып була.

Фото: Эльвира Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев