Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар светофор янына күзәтү камерасы куярга тәкъдим итәләр

Сорау-җавап

Кукмара үзәгеннән читтәге урамнарда светофорның яшел уты янса да, җәяүлеләр аннан чыга алмый. Чөнки күп вакыт автомобиль йөртүчеләр юл бирми. Анда камералар куеп булмыймы икән? Без кич белән оныкны Заһидуллин урамыннан чыгып алабыз, бәла-каза чыкмасын дип куркабыз.​

Наилә ГАЛИМУЛЛИНА

 

Әлеге сорауга район ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ болай дип җавап бирде:


​ - ЮХИДИ хезмәткәрләре юллардагы тәртипне һәрчак контрольдә тота. Светофорның яшел утында җәяүлеләрне үткәрмәүче шоферлар да, кагыйдәләрне үтәмәүче җәяүлеләр дә штрафка тартыла. Әмма шуны да билгеләп узыйм: һәр светофор янына инспектор билгеләү мөмкин эш түгел. Камера кую мәсьәләсе турында район Башкарма комитетында оешкан юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе җитәкчесе исеменә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.​

Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, фаҗигаләргә юлыкмасын иде.​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев