Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар республикакүләм ярышта беренче урынны яулады

Казанда “Росгвардия” составындагы ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркемнәре хезмәткәрләре арасында республикакүләм ярышлар үтте.

Бу чара Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы каршындагы ведомстводан тыш сак идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гали Дәүлиев истәлегенә багышланган иде. 


Әлеге бәйгедә безнең районнан өлкән полиция хезмәткәре, өлкән сержант Ирек Бариев һәм полиция шоферы, кече сержант Нияз Гатин катнашып, 28 команда арасында 1нче урынны яуладылар. Аларны бу ярышларга әзерләүгә район ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Марсель Сөләйманов һәм инспектор, өлкән лейтенант Альмир Хуҗин зур өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев