Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар район үзәк дәваханәсендә томография һәм МРТ булырмы дип кызыксына

Сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин җавап бирә.

Сабадан Кукмарага вакытлыча компьютер томографиясе кайтарганнар, дип ишеттек. Әлеге аппаратны үзебездә булдыру турында эш алып барыламы? Хәзерге заман өчен бик кирәкле, актуаль бит. Минемчә, шундый күп кеше яши торган һәм алга таба да үсүен дәвам иткән район өчен МРТ булса да комачау итмәс иде.

Сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин җавап бирә:

- Сүз дә юк, дәваханәгә заманча аппаратлар кирәк. 2022 елда стационар компьютер томографиясе урнаштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә аны кайтарту өчен заявка бирелде.  Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенеп, квота билгеләнгән, шуңа күрә проблемалар булыр, дип уйламыйм. Әмма тагын райондагы эпидемиологик хәлгә әйләнеп кайтыйк. Аны урнаштыру өчен инфекция бүлегендәге кабинет билгеләнде. Ләкин ковид барлык планлаштырылган эшләрне дә тоткарлый. Гомумән, алга таба анда диагностика бүлеге ясарга уйлыйбыз, МРТ аппараты да кайтартачакбыз.

Бүгенге көндә вакытлыча кулланыла торган компьютер томографиясе исә Сабадан түгел, ә бик авырлык белән булса да, Алабугадан кайтартылды. Чөнки аңа бөтен медицина учреждениеләрендә дә ихтыяҗ зур.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X